Логотип Идель
Яңалыклар

Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте (фикер алышу)

"Тукайның бер генә мәхәббәте булган, дип өйрәттеләр безне. Ник, Тукай кеше булмаганмыни? Гашыйк була алмаганмыни ул? Моны өйрәнергә кирәк".

7 февральдә "Татар китабы йорты"нда язучы Рауль Мир-Хәйдәровның "Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте" дип аталган язмасы буенча фикер алышу узды.

Түгәрәк өстәлдә ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Язучылар берлеге вәкилләре Рәдиф Гаташ, Нәбирә Гыйматдинова, Рифат Җамал, Фәйрүзә Мөслимова, Йолдыз Шәрапова, Тукайны өйрәнүче, аның энциклопедиясен төзүче һәм шул чор татар әдәбиятын яхшы белүче галимнәр Зөфәр Рәмиев, Лена Гайнанова, Хатыйп Миңнегулов, Лирон Хәмидуллин, Әминә ханымның оныгы Рөстәм әфәнде, журналистлар һәм Тукай шәхесенә битараф булмаучылар катнашты.

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова Рауль Мир-Хәйдәровның искиткеч зур эш башаруын билгеләп, хезмәтен югары бәяләде:

"Тукайның бер генә мәхәббәте булган, дип өйрәттеләр безне. Ник, Тукай кеше булмаганмыни? Гашыйк була алмаганмыни ул? Моны өйрәнергә кирәк. Киләчәктә Тукай турында без белмәгән башка фактларны да ачыкларсыз дип ышанып калам. Безгә Сезнең хезмәтегезне, иҗатыгызны бәяләргә вакыт инде!" – диде язучы.
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев язмада тәкъдим ителгән вакыйгаларның булу-булмавы шик уятуын белдерде. Тукайның теге яки бу җирлектә тукталуына ышанып булса да, Рауль язган гамәлләрне башкаруына ышана алмавын да әйтте. "Тукайның тормыш сәхифәләрен без төгәл фактларга нигезләнеп шәрехләргә тиеш", – диде Зөфәр Рәмиев.


Г.Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова Рауль Мир-Хәйдәровка, музей ачылыр алдыннан, Тукай шәхесенә бәйле экспонатларны кайтарырга зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде:

"Сезнең иҗатыгыз милләтпәрвәрлек рухы белән сугарылган, бу язмагыз да – шуның ачык дәлиле. Сез Әминә шәхесе аша тулы бер чорның язмышын да күрсәтәсез: аның Тукайга булган еллар буена сузылган матур мөнәсәбәте – ул туган илен сагынып җирсү дә, аны ярату да, балаларына үз мәдәниятенә ихтирам тәрбияләү дә... Без, музей вәкилләре һәм фәнгә кагылышлы кешеләр, иң беренче чиратта, фактлар, экспонатлар белән эш итәбез. Әдипләр исә күбрәк аның шәхесе белән бәйле тойгыларына нигезләнеп яза..." - диде ул.

Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар, әлеге фикерне дәвам итте:

"Әминә турындагы эзләнүләр, тикшеренүләргә нигезләнеп, Рауль әфәнде кызыклы һәм үзенчәлекле, фәнни-популярлык чигендә торган әсәр (повесть, роман) иҗат итә алыр иде Бу очракта фәннилек белән иҗадилык, икесе бергә берләшеп, кызыклы әдәби прецендент барлыкка килер дип уйлыйм".

Рауль Мирсәет улы Мир-Хәйдәров 1941 елның 17 ноябрендә Казахстанның Актүбә өлкәсе Актүбә шәһәренең Мартук бистәсендә туа. 1956 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Актүбә тимерьюлчылар техникумына укырга керә.
1968 елда читтән торып Ташкент политехника институтын тәмамлый. Инженер-төзүче белгечлеге алганнан соң, 1961 елдан 1980 елга кадәр Ташкент шәһәрендә төзелеш оешмаларында эшли. 1980 елда төзелеш эшен ташлый һәм төп вакытын әдәби иҗатка багышлый, профессионал язучы булып китә.

Рауль Мир-Хәйдәров язманың ике вариантта булуын, икенче вариантның дәлилләр белән тулыландырылуын искәртте. "Шагыйрьнең соңгы мәхәббәте" язмасының беренче варианты "Идел" журналының рәсми сайтында дөнья күргән булса, икенче тулыландырылган варианты «Казан утлары» журналында бастырылган.

Беренче вариант: http://idel-tat.ru/news/vremya-tt/shagyyrne-sogy-mkhbbte

Чыганак: Татар китабы йорты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Тукай премиясе татар китабы йорты Шагыйрьнең соңгы көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев