Логотип Идель
Яңалыклар

“Шах...Мат!” - Тинчурин театры тарихында беренче моноспектакль

Күп кенә артистлар моноспектакльгә алынмый. Бу бик зур тәвәккәллек сорый. Рөстәмдә бу сыйфат бар. Шуңа күрә без рәхәтләнеп, бернинди каршылыкларсыз әлеге вакытта да спектакль өстендә эшлибез

Шахмат уенында бар да гади: оттырсаң – фигураларны тезәсең дә яңадан башлыйсың. Ә тормышта исә бөтенләй башкача. Монда “уенны” өр-яңадан башлау мөмкин түгел. Биредә язмыш хәл ителә һәм ул ак-кара шакмакларга бүленмәгән.

13, 14, 26 нчы апрель көннәрендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Ләйлә Сәләхәтдинова әсәре буенча “Шах...Мат!” моноспектакленең премьерасы булачак. Әлеге спектакль хакында матбугат конференциясендә сөйләделәр. 

Төп рольдә – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин.

фото: Султан Исхаков 

"Спектаклебез бик үзенчәлекле, бар кешенең күңеленә хуш килер дип өметләнәбез. Бүгенгесе көндә без барыбыз да күбрәк детектив тормышта яшибез. Олылар үткәнне исләренә төшереп утырыр, ә яшьләр исә яңаны күрерләр. Халыкка якын булыр дип уйлыйбыз. Өметләр зурдан!" - дип моноспектакльгә карата карашын белдерде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Тинчурин театры тарихында моноспектакль беренче тапкыр куела. Аның жанры – детектив. Ләйлә Сәләхәтдинованың әсәре рус теленнән тәрҗемә ителгән. Тәрҗемә авторы – Инсаф Абдулла. Әсәр һәм сюжет линиясе турында тулырак Ләйлә Сәләхәтдинова сөйләде:

"Сюжет линиясе тормыштан алынмаган, башыннан ахырына кадәр уйлап чыгарылган. Әсәр нәкъ тә Рөстәмгә туры китереп язылды.  Режиссер Марсель Мәхмүтов һәм Рөстәм белән без озак вакыт спектакль өстендә эшләдек. Һәр детальне күздә тотып эш иттек. Прокуратурада эшләүчеләрнең дә фикерләренә колак салырга тырыштык. Озакламый безнең эшкә үзегез үк бәя бирә алачаксыз", - диде автор.

Бүгенгесе көндә Татарстанда моноспектакльне Әтнә драма театры, Буа театрлары куйды. Тинчурин театрында куелачак моноспектакленең үзенчәлеге турында спектакльнең режиссеры Марсель Мәхмүтов сөйләде: 

"Иң мөһим үзенчәлеге безнең Рөстәм белән курсташлар булуда. Без 22 ел бер-беребезне беләбез. Рөстәм миңа дус кына түгел, күп кырлы талант иясе дә. Күп кенә артистлар моноспектакльгә алынмый. Бу бик зур тәвәккәллек сорый. Рөстәмдә бу сыйфат бар. Шуңа күрә без рәхәтләнеп, бернинди каршылыкларсыз әлеге вакытта да спектакль өстендә эшлибез", - диде ул.

Спектакльнең яшь чикләве 18+. Бу спектакль да тәмәке тарту күренеше һәм сүгенү сүзе куллану белән бәйле. 

"Минем актер буларак зур хыялым моноспектакльдә уйнау иде. Әлегесе көндә дулкынлану хисе. Бу минем тотып, татып карамаган әйбер. Шуны әйтергә кирәк, хыяллану бер төрле әйбер, ә хыял чынга аша башласа - икенче. Ахырына кадәр барып җитәргә язсын!" - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты төп рольне башкаручы Рөстәм Гайзуллин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Тинчурин театры шах...мат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев