Логотип Идель
Яңалыклар

ИЛҺАМ ШАКИРОВ ИСЕМЕНДӘГЕ ПРЕМИЯГӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ

Премиянең максаты татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров чорындагы дәрәҗәгә күтәрү һәм бөек җырчының исемен мәңгеләштерү,халык җәүһәрләрен барлау җәһәтеннән тормышка ашырыла.

Илһам Шакиров исемендәге яңа премия үзенең мөһимлеге буенча Тукайныкыннан аз гына калышачак.

Бу хакта бүген Татарстан Мәдәният министрының урынбасары Дамир Натфуллин белдерде. Танылган татар җырчысы Илһам Шакиров исеменә нисбәтле бүләккә һәвәскәр башкаручылар да дәгъва итә алачак.

Мәртәбәле премиягә ия булырга теләүчеләр гаризаларын 22 августта ук инде бирә башлады. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, гаризаларны 15 ноябрьгә кадәр юлларга мөмкин.

Премия өч номинациядә тапшырыла: “Вокал (хатын-кызлар)” бер премия 200 мең сум тәшкил итә, “Вокал (ир-атлар)” шулай ук 200 мең сум һәм “Халыкчан башкару” (200 мең сум). Шунысын да искәртеп узарга кирәк, Илһам Шакиров исемендәге премия ике елга бер мәртәбә биреләчәк.

Катнашучылар Мәдәният министрлыгының эксперт комиссиясе аша узачак. Комиссиядә Татарстанның күрнекле вәкилләре Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов, Риф Гатауллин, И.Шакировның туганы - Руфия Зарипова эшли. Комиссия җитәкчесе: Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.

Үз кандидатларын Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә күрсәтә ала. Алар өчен махсус онлайн катнашу оештырыла.

Премиянең максаты: татар җыр сәнгатен Илһам Шакиров чорындагы дәрәҗәгә күтәрү һәм бөек җырчының исемен мәңгеләштерү, халык җәүһәрләрен барлау җәһәтеннән тормышка ашырыла.

Гаризалар Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 114 кабинетта кабул ителә. Хәбәрләшү өчен телефон:(843)264 74 73.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев