Логотип Идель
Яңалыклар

Шамил Идиатуллин һәм Гүзәл Яхина китаплары «Большая книга» премиясенә дәгъва итә

Рус телле татар язучылары Шамил Идиатуллин һәм Гүзәл Яхиналарның китаплары «Большая книга» премиясенең озын исемлегенә кергән.

Рус телле татар язучылары Шамил Идиатуллин һәм Гүзәл Яхиналарның китаплары «Большая книга» премиясенең озын исемлегенә кергән.

«Большая книга» әдәби премиясенең озын исемлеге бүген премиянең телеграм каналында чыкты.

Исемлектә Шамил Идиатуллинның «Возвращение «Пионера» һәм Гүзәл Яхинаның «Эшелон на Самарканд» китаплары бар.

Исемлеккә 50 авторның китаплары кергән.

Гүзәл Яхина белән Шамил Идиатуллинның бу әдәби премияне беренче алулары түгел. Гүзәл Яхинаның «Зулейха открывает глаза», Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» китаплары - әлеге премия лауреаты.

Быел Чаллы театрының Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романы буенча куелган спектакле Тукай премиясенә дәгъва итә.
1 нче премия 3 млн.сум тора, 2 нче премия – 1,5 млн.сум, 3 нче премия 1 млн.сум.

Финалистлар исемлеге 15 июньгә кадәр билгеле булачак. Лауреатлар ел азагында билгеле була.

Чыганак: Татар-информ

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев