Логотип Идель
Яңалыклар

Шамил Садриев истәлегенә

Шамил Садриев Түбән Кама һәм республика данын бөтенроссия һәм халыкара ярышларда яклады, шәһәрдә спортның көрәш төрен үстерүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертте.

6 декабрьдә Түбән Камада «Дружба» спорт комплексында Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча ярышлар башлана. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Нефтехимик» спорт клубы инструкторы һәм шул ук вакытта Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте хезмәткәре булган Садриевның Татарстан, Россия, Европа күләмендәге җиңүләрен санап бетерерлек түгел.

Шамил Садриев Түбән Кама һәм республика данын бөтенроссия һәм халыкара ярышларда яклады, шәһәрдә спортның көрәш төрен үстерүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертте.

Спортчы 2010 елның гыйнварында вафат булды.

Билбаулы көрәш буенча ярышлар 5-8 декабрь көннәрендә уза. Анда 2002-2004 елгы 200гә якын егет һәм кыз катнашачак, дип яза "Татар-информ"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев