Логотип Идель
Яңалыклар

"ШАЯН" КӨН САЕН ҮСӘ, ШАТЛАНДЫРА!

Бүген “ШАЯН ТВ” телеканалы “Сәйлән” фестиваленең икенче сезоны башлану уңаеннан журналистлар белән очрашу уздырды. Чакырылган кунаклар арасында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе, халык шагыйре Разил Вәлиев, җырчылар Айсылу Габдинова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова да бар иде.

Бүген “ШАЯН ТВ” телеканалы “Сәйлән” фестиваленең икенче сезоны башлану уңаеннан журналистлар белән очрашу уздырды. Чакырылган кунаклар арасында «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының киңәшчесе, халык шагыйре Разил Вәлиев, җырчылар Айсылу Габдинова һәм Ландыш Нигъмәтҗанова да бар иде.

- “Сәйлән” проекты татар җырларыннан җыелган мәрҗән. Быел да без аны күңелле һәм матур гына башлап җибәрдек. Шуңа бүгенге матбугат конференциясен шул темага багышларга уйладык. – дип сүзне башлады “ШАЯН ТВ” каналының баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.

Тапшыруның алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев икенче сезонда да катнашачак икән:
- Үткән сезон бик матур гына башланып китте, зур резонанс тудырды. Халык яратып кабул иткәнгә, икенче сезонны да оештырырга карар кылдык. Былтыргыдан да зуррак ажиотаж, былтыргыдан да күбрәк гариза. Барлыгы 12 кеше ярым финалга узды. Алар арасыннан 6 “сәйлән”ебез финалга үтте. Жюри арасында да зур-зур җырчылар: Зәринә Вилданова, Илүсә Хуҗина, Салават Фәтхетдинов, Раяз Фасыйхов, Илгиз Шәйхрәзиев... Балалар өчен тәҗрибәле җырчылардан төпле киңәшләрне ишетү – алар өчен зур мәктәп, дип уйлыйм.

Очрашу барышында “Сәйлән”нең беренче сезон финалисты Әминә һәм быелгы катнашучы Җәмил чыгыш ясады. Яңа финалистларны бары 4 октябрьдә генә әйтәчәкләр. Бәйгедә катнашучыларның кайберләрен танылган җырчылар үзенең концертына да чакырган, кайбер балаларга бергә эшләү тәкъдиме дә яңгыраган.

Мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резедә Хәсәнова фестивальнең балаларны берләштерүе хакында сөйләде:
- Хәзерге вакыттагы күп кенә фестивальләрдәге кебек балалар арасында көндәшлек юк безнең. Без алдан ук алар белән сөйләшәбез, аларга барысын да аңлатабыз. Әлеге бәйгедә алар зур бер командага әйләнә, бер-берсе өчен җан атып торалар. Конкурстан соң да аралашып торалар.

Жюри составында булган Рәзил Вәлиев бәйгенең әһәмиятен искәртте:
- Мин әле “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә яңа кеше. Үзем дә балалар кебек әле кереп кенә барам. Французның бөек язучысы Антуан де Сент-Экзюпери әйткәнчә, “без барыбыз да балачак иленнән”. Шуңа күрә бу өлкәгә килгәч, беренче аемның беренче көннәрендә үк Татарстанның “Яңа гасыр” телевидениесенең “ШАЯН ТВ”дан башлануына төшендем. Әгәр “ШАЯН ТВ” булмый икән, җырыбызның да, телебезнең дә, үзебезнең телевидение-радиобызның киләчәген дә күз алдына китерү кыен. “Сәйлән”дә жюри буларак катнашканда балаларны күргәннән соң иң беренче хисләрем - шатлану, шаккату, сөенү булды. Мин болай уктыр дип уйламаган идем. Алар шулхәтле мөлаем, ачык һәм үзләрен иркен хис итәләр. Безнең халык артык тыйнак бит инде, балаларыбызны да тыйнак булырга кирәк, дип тәрбиялибез. Ул хәтта мокытлык дәрәҗәсенә җиткән иде. Без сәхнәгә чыккач, нәрсә әйтергә белмичә, аягыбызны-кулыбызны кая куярга белмичә, аптырап тора идек. Ә балалар шулхәтле үзен иркен тоталар. Һәм чама белән! Артык узынып, бәйдән ычкынып түгел. Киемнәре зәвык белән тегелгән. Өлкәннәргә үрнәк булырлык киенәләр балалар. Монда алар үзләре генә түгел, әти-әниләре, укытучылары да зур урын тота бу эштә. Репертуарлары да әйбәт. Ләкин балалар репертуарының аз булуы сизелә.

Бу урында сүзгә Рамилә Сәхабетдинова да кушылды:
- Әйе, шул сәбәпле “Балачак җыры” фестивален уздырдык. Җәй көне безгә 46 гариза килде, шулар арасыннан 5 җыр сайлап алдык. Бүгенге көндә без аларга аранжировкалар ясыйбыз, язабыз, клиплар төшерәбез. Әлбәттә, анда безнең “Сәйлән” проекты җырчылары да катнаша. Киләчәктә балалар өчен махсус җырлар яздырып, “ШАЯН ТВ” аша популярлаштырабыз икән, бу безнең өчен бик зур бәхет.

Балаларны профессиональ яктан җырларга өйрәтеп, киңәшләр биреп, проектка зур өлеш керткән җырчы Айсылу Габдинова да үзенең фикерләре белән уртаклашты:
- Проект үсә. Беренче сезон да бик уңышлы булган иде, бик талантлы балалар бар. Һәм бу сезон да бер дә ким түгел. Беренче сезонда танышкан балалар белән дә элемтәдә торабыз әле, фикерләр белән алышабыз. Рәзил абыйның, татарның киләчәге балаларда, дигән сүзләре белән килешәм. Әлеге проектта катнашкан балаларга карап, безнең киләчәгебез якты һәм матур булыр дип ышанам.

Шулай ук жюри буларак “Сәйлән” проектында катнашкан Ландыш Нигъмәтҗанова да конкурсны ошаткан:
- Мин быел беренче тапкыр катнаштым. Балалар бөтен яктан да булдыра: киеменәр карасаң да, күзгә рәхәт, этикет та, татарча сөйләшүләре дә сокландыра. Бернәрсәгә дә бәйләнеп булмый, минемчә. Телне үстерү өчен дә, балаларның сәхнә тәҗрибәсен арттыру өчен дә әлеге проект бик кирәкле дип саныйм. “ШАЯН” көн саен үсә, шатландыра. Алга таба да шулай булсын!
 

Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев