-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
"ШАЯН ТВ" җыр язучылар эзли!
«ШАЯН ТВ» каналының балалар репертуарын баетасы килә.
«Балачак җыры» дип исемләнгән балалар җыры бәйгесенең максаты – татар телендә балалар өчен җырлар репертуарын баету һәм шул җырларны таныту. Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала, катнашу бушлай. «Балачак җыры» бәйгесе, 2020 елның 1 июненнән башлап 10 августка кадәр, өч турда уздырыла.
Жюри 2 составта эшли: профессионаллар (әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр) һәм балалар (музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар).
Беренче тур кысаларында катнашучылар, 2020 елның 1 июненнән башлап 26 июльгә кадәр, балалар өчен язылган җырның аудио язмасын һәм текстны shayanadmin@tnvtv.ru адресына җибәрергә мөмкин. Беренче турга кабул ителгән гаризалар буенча, Жюри икенче тур катнашучыларын сайлый. Нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы сайтында https://shayantv.ru/ чыгачак.
Икенче тур, 2020 елның 27 июленнән 3 августына кадәр, интернет тавыш бирү юлы белән https://shayantv.ru/ сайтында узачак. Иң күп тавыш җыйган катнашучылар өченче турга үтә. 2020 елның 4 августыннан 10 августына кадәр, икенче тур нәтиҗәләре буенча (аноним рәвештә), 5 җиңүче билгеле булачак. Бәйге нәтиҗәләре «ШАЯН ТВ» каналы https://shayantv.ru/ сайтында чыгачак.
Биш җиңүченең җырына аранжировка ясалачак. Шулай ук бу җырларны жюри карары буенча, «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале катнашучылары башкарачак.
Бәйгене оештыруның даталарында үзгәрешләр булырга мөмкин. Бәйгедә катнашуның төп шартлары, таләпләр, үзгәрешләр һәм башка мәгълүмат белән тулырак «ШАЯН ТВ» каналының https://shayantv.ru/ сайтында бәйгенең нигезләмәсендә таныша аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз