-
ТАЙМ-АУТ ТАПШЫРУЫ: КАРАТЭ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ "Тайм-аут" тапшыруының чираттагы чыгарышы каратэга багышлана.
-
Шифаханәдә ял - иң арзаны Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты.
-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Шәңгә пешерәбезме?
Кемдер дучмак ди, кемдер шәңгә ди, бәрәңге пәрәмәче дип йөртүчеләр дә бар. Кемдер таба зурлыгында итеп пешерә, кемдер кечкенә өлешләргә бүлеп, өлешле итеп пешерергә ярата. Ничек кенә булса да, шәңгәне ашап, яратмый киткәннәр кешеләр әз. Иң җиңел рецептны тәкъдим итәбез!
Әзерләү:
1 ст. сөт, 1 ст. су, бер аш кашыгы чүпрә, бер кашык шикәр комы салып, күпертергә куябыз.
Чүпрә кабаргач, бераз тоз салып болгатабыз. Аннан 0.5 ст. май салып, йомшак итеп камыр басабыз.
Эчлек өчен бәрәңгене тозлы суда пешерәбез, суын түгәбез, җылы сөт, эретелгән май салып, яхшылап болгатабыз.
Бәрәңгене боткасын төерләре калмаслык итеп төябез. Камыр әзер булганнан соң, чәй тәлинкәсе кадәр генә җәемнәр ясап, бәрәңге салабыз. Читләрен бөгеп куябыз, өстенә йомырка сарысы сылыйбыз.
Кайнар мичтә 180 градуста 30 минут чамасы пешерәбез.
Кайнар килеш тә, суык килеш тә бик тәмле!
Фото: @dom_mullina
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз