Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1591
      0
      6

    Шигырьләр турыдан-туры фәрештәләр аркылы языладыр — Рифат Сәлах

    Татарстан китап нәшриятында шагыйрь Рифат Сәлаховның «Ак фәрештә” китабы дөнья күрде. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шагыйрь бу китапка нинди әсәрләр тупланганы һәм шигырьләренең ничек язылуы хакында сөйләде.

    143 битле, 2500 тираж белән чыккан бу китапны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

    Рифат Сәлах «Татар-информ» хәбәрчесенә шигърияткә карашы турында сөйләде

    — Шулкадәрле сүз байлыгы каян килә?

    — Аны өзеп кенә әйтеп булмый шул. Бала чагымда ук бик күп шигырьләр, әкиятләр, гомумән, китаплар укырга ярата идем. Мөгаен, шулар тәэсир иткәндер. Хәзер генә укып, өйрәнеп, шигърияткә кереп китү авыррак булыр иде. Сүз байлыгы бала вакытта ук, әни сөте белән сеңгәндер. Безнең өйдә китап уку – бик югары бәяләнә торган эш иде. Күбрәк укысаң, кайвакыт тәнкыйть тә эләкте. Хәзер бит балаларга гел гаджетлар каршында утырган өчен, «күзең бетә» дип ачуланалар. Ә безгә китап укыганга шулай әйтә торганнар иде. Хәзерге гаджетларны ничек яратабыз – элек китапны да шулай яратканбыздыр.

    — Шигырьләр ничек һәм күпме вакыт языла?

    — Иҗат кешесенә төгәл вакытны әйтү катлаулы әйбер инде… Төрлечә була ул. Кайчагында, өч-дүрт юлын язам да, шул килеш калдырам. Аннары ун ел үткәч, кире кайтып язам. Шигырем, уртача алганда, 15-20 минут тирәсе языла. Профессиональ күзлектән караганда шулай.

    — Иң озак язылган шигырегез исегездә түгелме?

    — 17-18 яшь чакларда языла башлап, күптән түгел генә тәмамланган шигырем бар. Әйе, мондый очрак та булгалый. Кайсы шигырь икәне хәзер генә исемә төшми.

    — Илһам каян килә Сезгә?

    — Миңа калса, илһам килеп-китеп йөрергә тиеш түгел, гел шагыйрь янында буладыр ул. Шагыйрь, язучы үзен профессионал итеп саный икән, ничек кенә сорамасыннар, шигырь яза алырга тиеш дип саныйм. Башка кешеләрнекенә дә охшый торган шигырь була, ләкин ул гениаль була алмый. Гениаль шигырь язылсын өчен, күңелдә ниндидер хисләр ташкыны булырга, кеше ниндидер бер нәрсә белән «тетрәнергә» тиеш. Шул «тетрәнгән» чакта, тагын да матуррак, тагын да гениаль шигырьләр языла. Мөгаен, алар турыдан-туры фәрештәләр аркылы языладыр. Чөнки шигырь язганда, күңелгә гадәти сөйләмдә кулланылмаган, әллә каян, әллә нинди сүзләр килә. Димәк, сүзләрнең килүе үзебезнең баш миеннән түгел, ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан фәрештәләрдән иңә дип уйлыйм мин.

    — Үзегез язган шигырьләрне укырга яратасызмы?

    — Кәефкә карап. Шагыйрь кеше һәрвакыт тибрәнеп тора дип әйтимме соң… Кайчагында, “кара, нинди матур шигырь язганмын әле!” дисең. Вакыты белән онытылган шигырьләремне укырга яратам, аларны яңадан искә төшергәч, иҗади илһам артып киткән кебек була.

    — Сез «Әллүки» иҗат берләшмәсендә актив катнашкансыз, аны җитәкләгәнсез дә әле. «Әллүки» шагыйрь булып формалашуыгызда роль уйнадымы?

    — «Әллүки» иҗат берләшмәсе минем иҗатымда зур роль уйнады дип саныйм. Бер иптәшеңә генә пышылдап шигырь укып йөргәнче, үзең кебек яшьтәшләрең, каләмдәшләрең белән актив рәвештә аралашу – бөтенләй икенче төрле тәэсир калдыра. Андый аралашу язучылар берлегендә дә, башка җирдә дә хәзер юк. Без яшьрәк вакытта, студент чагында башка төрле фикер йөртәсең, иптәшләрең белән ихласрак буласың. Хәзер күбесе үзен акыллы итеп күрсәтергә тырыша, кеше алдына “маска”лар киеп чыга. Ул вакытта “маска”лар булса да, зәгыйфь “маска”лар иде. Шуңа күрә дә бер-береңә яшереп торыш юк, тәнкыйть сүзләрен дә әйтәсең, кимчелекле җирләрен дә сиңа күрсәтәләр.

    Әлбәттә, кешене шигырь язарга өйрәтеп булмый. Бер-беребезгә юнәлеш күрсәтеп, бик күп уңышларга ирешәбез. Ленар Шәех, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гобәйдуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Айдар Җамаллар… Без барыбыз да шул бер тирәдә кайнап, бер-беребезне тәнкыйтьләп, иҗатыбызны камилләштердек. Бүтән кешенең шигыре яхшы килеп чыккан саен, синең тагын да яхшырак язасың килә. Шул ук вакытта, “ник мин язмадым икән бу шигырьне?” дип уйлап куясың.

    — Кешеләрдә нинди сыйфатны өстен күрәсез?

    — Ихласлык һәм ярдәмчеллек. Менә шул ике сыйфатны әйтер идем.

    — Нинди авторларның әсәрләрен укырга яратасыз?

    — Кайтып-кайтып Муса Җәлил, Илдар Юзеев, Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен укыйм. Язучылардан, күптән түгел Марат Кәбировның яңа китабы чыкты, хәзерге вакытта шуның белән мавыгам. Тагын Әмирхан Еникине яратам. Сүзнең тәмен белеп яза торган кеше ул. Шул ягы бик ошый. Актуальлек ягыннан, Гаяз Исхакыйның әсәрләре якын. Дөрес, теле авыррак, ләкин андагы тәэсирләр кешене уяндырырга мәҗбүр итә.

    — Иҗатыгызда рухи азыкны кайдан аласыз? Шагыйрь кеше нинди булырга тиеш?

    — Минем уйлавымча, иҗат – кешенең яшәү рәвеше. Дөньяның ямен күрмәсәң, яңа иҗади ачышлар ясамасаң, безнең яшәвебезнең дә мәгънәсе азрак кебек. Шагыйрь кеше һәрвакыт үсештә, күзәтүдә, ниндидер яңалык таба белергә тиеш.

    Рифат Сәлах 1987 елда Буа районының Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә. 2004 – 2009 елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем ала. Университетның татар филологиясе һәм тарихы факультеты каршында эшләп килгән «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсе эшчәнлегендә актив катнаша. 2007 – 2009 елларда әлеге берләшмәне җитәкли. Яшь иҗатчыларның «Иделем акчарлагы – 2006» конкурсында Гран-прига лаек була, «Шигъри Сабантуй – 2008» бәйгесендә беренче урынны ала. Рифат Сәлах — «Күңел бөртекләре» (2007), «Яшел ай» (2009), «Ташта үскән гөлләр» (2012) китаплары авторы. 2008 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу