Шикәргә ихтыяҗ 16 тапкырга арткан
Нәкъ менә шундый шау-шулы ихтыяҗ аркасында без кайвакыт шәһәр сәүдә челтәрләрендә буш киштәләрне күзәтәбез.
Бер атна эчендә Татарстанда шикәргә ихтыяҗ 16 тапкыр арткан. Бу хакта Кабминдагы брифинг барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Тулаем алганда, узган атнада көнбагыш мае буенча сатып алулар күләме 9 тапкырга үскән, карабодай буенча - 5 тапкыр, тоз буенча - 7 тапкыр арту күзәтелә.
"Нәкъ менә шундый шау-шулы ихтыяҗ аркасында без кайвакыт шәһәр сәүдә челтәрләрендә буш киштәләрне күзәтәбез. Бүгенге көндә вәзгыять тотрыклана, челтәрләрдә запаслар арта ", - диде Җәббаров.
Ул министрлык агымдагы вәзгыятьне даими контрольдә тота дип ышандырды.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев