Логотип Идель
Яңалыклар

ШИМБӘДӘН "ӘКИЯТ" ТЕАТРЫ СПЕКТАКЛЬЛӘРЕ БАШЛАНА

15 августтан «Әкият» Татар дәүләт курчак театры тамашачылар өчен ишекләрен ачачак. Әмма...

15 августтан «Әкият» Татар дәүләт курчак театры тамашачылар өчен ишекләрен ачачак. Әмма көтеп алынган очрашу залда түгел, ә ачык һавада узачак. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Һәр артист өчен тамашачылар белән элемтә булмау - авыр сынау. Без барыбыз да тамашачыларыбызны сагындык, ә алар безне сагынды», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Спектакльләр Петербург ур., 57 адресы буенча, икенче катта ачык мәйданчыкта күрсәтеләчәк. Тамаша 15 августтан «Гусенок» спектакле белән башлана. 16 һәм 21 августта тамашачыларга «Идет коза рогатая», 20 августта — «Сертотмас үрдәк», 22 августта — «Новые приключения трех поросят» спектакле күрсәтеләчәк.

Бүгенге көндә театрда Р.Киплинг әсәре буенча куелган «Маугли» һәм Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» репетицияләре бара.

«Әкият» курчак театры яңа 87 нче театр сезонын 5 сентябрьдә «Маугли» премьерасы белән ачарга планлаштыра.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев