Логотип Идель
Яңалыклар

"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана

12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.

7 июльдән 14 августка кадәр Казанда «Шәһәр кешесе-галим» шәһәр лабораториясе узачак. 12 гамәли дәрес барышында елга тирәли экосистеманың ничек корылуы һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.

Программа турында тулырак пикник-танышу вакытында белергә мөмкин, ул 7 июльдә 18.30 сәгатьтә элекке «Парус» рестораны бинасы янындагы яр буенда узачак. Казансу үсеше стратегиясе кысаларында яңа экологик-агарту проекты турында ТР Экология министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик белем бирү идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин, Казанның баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова һәм Татарстанда шәһәр тирәлеген үстерү программалары кураторы («ТР Шәһәрләр үсеше институты» фонды) Наилә Зиннәтуллина сөйләр дип көтелә.

“Шәһәр лабораториясе галимнәр һәм халык арасында белемнәр алмашу өчен киңлеккә, шулай ук уртак тәҗрибә һәм үз шәһәреңдә яңа ачышлар урынына әйләнергә тиеш”, - ди проектны гамәлгә куючылар. Лаборатория эшендә иң актив катнашучыларны диплом һәм партнерлардан бүләк көтә.

Чыганак, теркәлү өчен сылтама һәм тулы мәгълүмат: ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X