-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Шәһәр урманнарын чистарту өмәсендә катнашмый калмагыз!
2019 елның 25 маенда Казан шәһәрендә "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе узачак. Чара ике мәйданчыкта – Республика клиник хастаханәсе (Оренбург тракты, 138) каршында һәм Казан оптика-механика заводы янында (Липатов ур., 37) узачак. Акция 11:00 сәгатьтә башлана. Пирчәткәләр һәм капчыклар урында биреләчәк.
"Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан арындыралар. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында язгы һәм көзге чорда үткәрелә, анда министрлыклар, ведомстволар, оешмалар, предприятиеләр, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар даими катнаша.
Быел акциянең язгы этабы 22 апрельдә старт алды һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Чара нәтиҗәләре буенча хәзерге вакытта урманнан 500 кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарылган инде. Казан тирәсендә урманнар байтак, һәм аларның күбесе чүпле икәнен искә алсак, мондый өмәләрне шәһәрнең барлык районнары да зарыгып көтә әле.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте белешмәсенә караганда, 2018 елда "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе 25 апрельдән 25 июньгә кадәр һәм 15 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр уздырылган. Аңа 7 меңнән артык кеше кушылып, урман фондыннан 3740 кубометр күләмендә каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды һәм чыгарган.
Идел
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз