Логотип Идель
Заман

Шәҗәрәче – детектив ул!

Ислам динендә һәрбер кеше әти-әни ягыннан җиде буын бабаларын белергә, алар рухына дога кылып торырга тиеш. Гарәп телендә «шәҗәрә» – агач дигәнне аңлата. Шулай итеп, шәҗәрә – ул нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән нәсел агачы.

Ислам динендә һәрбер кеше әти-әни ягыннан җиде буын бабаларын белергә, алар рухына дога кылып торырга тиеш. Гарәп телендә «шәҗәрә» – агач дигәнне аңлата. Шулай итеп, шәҗәрә – ул нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән нәсел агачы.

Безнең белешмә:

Исем-фамилиясе: Рамил Габдрәхимов
Туган көне: 1995 ел, февраль
Туган җире: Чаллы шәһәре
Укыган урыны: Казан федераль университетының Татарны өйрәнү факультеты
Кайда яши: Казан
Гаилә хәле: өйләнгән
Иң яраткан шөгыле: шәҗәрә төзү

Әти ягыннан – ун, әни ягыннан җиде буынга кадәр

Тарих белән мәктәптә укыган чакта ук кызыксына башладым. Университетка кергәч тә әлеге юнәлештә белемнәремне ныгыттым. Гомумән, төрки халыклар язмышы үзенә җәлеп итте. Ә шәҗәрә төзү серләре белән архивка эшкә урнашкач таныштым. Үземнең нәсел шәҗәрәсе белән ныклап биредә кызыксына, эзләнә башладым. Архив документлары буенча әти ягыннан шәҗәрәне ун буынга, әни ягыннан җиде буынга кадәр эзләп табарга насыйп булды. Нәсел шәҗәрәсе төзү, үз тарихыңны өйрәнүнең катлаулы һәм үзенчәлекле яклары бар. Әле җитмәсә шактый күп вакытны сарыф итәргә, төрле архивларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шуңадырмы, күп кеше әлеге җаваплы эшне шәҗәрә төзү осталарына, тарихчыларга тапшыра да инде.

Ләкин тырышсаң, шәҗәрә төзүне үзегез дә башкарып чыга аласыз. Кулдан килмәслек эш түгел, үз нәселеңне өйрәнү бик мавыктыргыч, туганлык җепләре ачыла, якын булган яңа туганнарыгызны да табарга мөмкин.  Архивтан эзләү белән генә чикләнмичә, якыннарыгыз белән рәхәтләнеп аралашыр өчен менә дигән форсат та әле ул. Ерак бабаларыгызның кемлеген,  аларның холык-фигылен, нинди һөнәр ияләре икәнен дә ачыклап чыгарга була бит. Кыскасы, теләк һәм вакытыгыз бар икән, йөз процент эшли аласыз, дип ышандыра алам.

 

Лотерея откан кебек!

Нәсел тамырларын барлаганда архивтагы метрика кенәгәләре белән эшлибез. Бу – имамнарның мәхәлләдәге туучы, өйләнүче, талак кылучы, үлүчеләрне язып барган көндәлеге. Алар 1830 еллардан алып, 1917, кайчак 1920, хәтта 1930 елларга кадәр тәртипләп тутырылган. Ни кызганыч, бөтен елныкы да сакланмаска да мөмкин. Әлеге документка, муллалар теркәп барган ниндидер язулар, дип кенә карамыйм. Ул үзенә күрә ниндидер комарлык та бирә. Мәсәлән, бер фамилияне эзлисең, ләкин әле таба алмыйсың, әмма күңел кайдадыр бар икәнен тоя. Башка елларга кереп китәсең. Шул вакытта үзеңне чын детективлар кебек хис итәсең. Ә инде ул кешене тапкач, ниндидер зур суммада лоторея откан кебек шатланасың. Менә шундый бәләкәй генә детальләрдән үз һөнәреңә мәхәббәт туа. Зур сумма дигәннән, яраткан шөгылем миңа тормыш итәр өчен дә файда китерә...

Шәҗәрә төзүне нидән башларга?

Шәхсән үзем йөздән артык шәҗәрә төзегән кеше буларак, киңәшләремне сезгә дә бирә алам. Шәҗәрә төзүне нидән башларга? Иң беренче адымны кайсы юнәлешкә ясарга?


1.    Шәҗәрәне бер яктан башларга кирәк. Кешенең һәрбер буында әби-бабайлар саны тапкырлана бара. Шулай итеп, сезнең ике әти-әниегез, дүрт әби-бабагыз, сигез карт бабайларыгыз бар. Бөтенесенең шәҗәрәләрен бергә башласагыз, аларны төгәлли алмаска да мөмкин. Иң әүвәл бер бабагызның шәҗәрәсен барлагыз. Ә аннан, тәҗрибә арткач, берничә якны да тәвәккәлләргә җиңелрәк булыр.

2.    Шәҗәрә ясарга әзерләнегез. Эшне башлар алдыннан эзләнү максатын билгеләгез. Дәфтәр яисә папка әзерләгез. Компьютер белән дус булсагыз, анда папка ясагыз. Интернетта шәҗәрә төзергә ярдәм итә торган сайтлар күп, мәсәлән, myheritage.com сайтында бөтен мәгълүматны тутырып барырга уңайлы.

3.    Әби-бабайлар, туганнарыгызны да бу эшкә җәлеп итегез, алардан мәгълүмат алырга кирәк. Күп очракта шәҗәрәнең яртысын туганнардан сорашып ясарга да мөмкин икәнен истән чыгармагыз. Аларда шулай ук кайбер нәселдәшләр турында документлар сакланырга мөмкин бит.  Бүген үк аларга шылтыратыгыз һәм сөйләгәннәрен язып алыгыз. Иң мөһим сораулар:
-    Әби-бабайларның исемнәре?
-    Алар кайчан һәм кайда туган?
-    Аларның абыйлары һәм апалары кем булган?
-    Аларның әти-әниләре кем?
-    Кем сугышта катнашкан?
-    Кем репрессиягә эләккән? Һ.б.

4.    Интернеттан кулланырга курыкмагыз! Күп мәгълүматны архивта гына түгел, интернеттан да табарга мөмкин икәнне белә торгансыздыр? Мәсәлән, интернетта Бөек Ватан сугышында катнашучылар, репрессиягә эләккән шәхесләр турында хәбәрләр очрый. Ләкин эзләгәндә авыл буенча барларга тырышыгыз, элек фамилияләрне бик еш бутап, бозып теркәгәннәр. Файдалы сайтлар:
-    https://pamyat-naroda.ru
-    https://base.memo.ru
-    https://gwar.mil.ru

5.    Архивларга мөрәҗәгать итегез. Совет чорында туган кешеләр турында мәгълүматны ЗАГСтан алырга мөмкин. Әгәр 1917 елга кадәр әби-бабайларны белсәгез, сезгә архивларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан чигендә урнашкан районнар буенча документлар күрше төбәкләрдә дә саклана ала. Мәсәлән, Актаныш, Тукай, Минзәлә районнары буенча кайбер документлар Уфада. Буа районы буенча – Ульян өлкәсендә.

Архивка запрос язып та, кирәкле мәгьлүматны алырга мөмкин. Ләкин бу түләүле, бер бабайны табар өчен җиде йөз сум тирәсе. Әлеге фактка да әзер булып торыгыз. (Алайса күпләр архивта эшләүне бик җиңел, дип уйлый. Архивка килеп керүгә нәсел, авыл тарихын әзерләп кулга тоттыралар, дип белә...) Мәгълүмат соратып алганда, бабагызның исемен, туган елын һәм туган җирен төгәл күрсәтергә онытмагыз.

Шулай ук архивның уку залына барып, документларны бушлай өйрәнергә дә мөмкин. Тик сез моның өчен гарәп имлясын белергә, шул чор муллаларының язуын танырга тиеш. Кызганыч ки, моны һәркем дә булдыра алмый.
Ревизия кенәгәләре исә ераграк чор – алты һәм җиде буын бабаларыгызны ачыкларга булышачак. Бу сказкалар (русча «сказывать» сүзеннән) дәүләтнең салым түләтер өчен, халыкны исәпкә алып барган документы. Бик кыйммәтле чыганаклар.
 
6.    Рәсмиләштерү. Бөртекләп җыелган, табылган мәгълүматны матур һәм кулай форматта рәсмиләштерергә дә кирәк әле. Иң җиңеле – исемлек, схема форматында ясарга. Шулай ук күпләр дизайнерларга агач кебек ясатуны да кулай күрә. Иң авыры – нәсел тарихы буенча китап ясау. Әмма болай эшләгәндә, гаиләдәге яшь буынга зур, зиннәтле, мәгънәле бүләк калдырыла.

Менә күрәсезме, тырышсагыз, нәсел шәҗәрәгезне шәхсән үзегез дә төзи аласыз. Ләкин аны төзегәннән соң, дөрес сакларга да кирәк икәнен онытмагыз! Бөтен табылган мәгълүматны кәгазь, электрон һәм Яндекс.диск кебек болытлы системаларда саклау мәслихәт.

Архив – үзгә дөнья ул!

Гадәттә, һәр гаиләнең кызыклы тарихи хатирәләре саклана. Аны без әби-бабайларыбыздан ишетеп үсәбез. Кемнеңдер бабасы мулла булган, диләр.  Чынында да ул дин әһеле булганмы-юкмы икәнен беләсегез килсә, архивтан бу хакта да мәгълүмат табарга мөмкин. Чөнки муллаларның указлары булган, аларны бирү факты төрле тарихи чыганакларда саклана. Совет чорында төрле елларда колхоз утырышлары теркәлгән документларда да якын бабайлар турында кызыклы мәгълүматлар очрый. Гомумән, үз тамырлары белән кызыксынган һәм тарихын белергә теләгәннәр өчен архив кызыклы, үзгә дөнья ул. Зур эшкә алынырга ниятләгәнсез икән, иртәгәгә калдырмагыз. Шәҗәрәгезне бүгеннән үк барлый башлагыз!  

Рамил Габдрәхимов

Мөршидә Кыямова әзерләде
Гүзәл Мөхәммәтнәбиева фотолары


Шәҗәрә төзү серләре безнең видеода: https://www.youtube.com/watch?v=dCt0hzF3gc0

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев