Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    «ШӘҺРИ КАЗАН» ЯҢАЧА ЧЫГА БАШЛЫЙ

    “Шәһри Казан” газетасы яңа форматта чыга башлый. Бу турыда газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров сөйләде. Көндәлек саннары шулай ук кала, ә җомга саны элеккеге А3 форматыннан А4 форматына күчә. Күзаллау өчен әйтик: А4 форматында моңарчы “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Юлдаш”, “Сираҗи сүзе” кебек газеталар чыга иде. Дәүләти басмалар арасында А4леләр юк иде кебек.

    Үзгәреш форматка гына түгел, эчтәлеккә дә кагылачак икән. Газетаның җомга саны “Шәһри Казан. Язмыш” дип чыгачак. Тематикасы мондыйрак - гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, фаҗигаләр, мәхәббәт һәм хыянәт, сәламәтлек, дин, киңәшләр, шоу-бизнес һ.б. Кыскасы, бу яктан кайбер шәхси басмалар белән көндәшлек итмәкче бугай, шәһрилеләр. Әйтик, шундыйрак форматта “Ясминә” дигән газета чыгып килә. Аны күпләр, бәлки, белмидер дә, әмма 2021 елның икенче яртыеллыгында ул күп кенә хосусый басмаларны тираж буенча узып киткән.

    “Шәһри Казан” исә почтаның язылу каталогына А4 буларак кермәгән. “Язылучылар тарафыннан дәгъва булмасмы?” дигән сорауга Радик Сабиров болай диде:

    Реклама

    “Дәгъва булмаска тиеш, чөнки элек 12 бит А3 чыгарсак, хәзер 24 бит А4 чыгарачакбыз. Күләм шул ук. Ә язмалар саны күбрәк”, - диде. “Шәһри” саргайды дип гаеп итәрләр дип курыкмыйсыңмы?” дип тә сорадык баш мөхәррирдән. “Андый фикерләр булыр дип күзаллыйм”, - диде Радик Сабиров, әмма моннан курыкмавын әйтте.

    Бүген 2 июль көнне 11:00 сәгатьтә “Татмедиа” бинасындагы әдәби кафеда “Шәһри Казан”ның яңа форматлы газетасын тәкъдим итү чарасы узды

    Чыганак: Матбугат.ру

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Ышаныч телефоны
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!