-
Татарстанның 6 шәһәре 510 миллион сум грант откан Татарстанның 6 шәһәре иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен 510 миллион сум грант откан. Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган.
-
Казанлылар бию батлында көч сынашты 18 августта Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа форматын тәкъдим итте. «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда татар халык биюе буенча «Батыр батл» узды.
-
«Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәмендә гармунчылар парады алдыннан Фирдүс Тямаев барачак Быел бәйрәм Казан Кремленең Спас манарасы янәшәсеннән – 1 нче май мәйданыннан башлана. Гармунчылар парады Бауман урамы буйлап үтеп Камал театры янындагы мәйданга киләчәк
-
Кабан күле яр буенда татар драматургиясе турында фикер алышачаклар Татар китабы йортыннан дискуссияләр сериясе татар драматургиясе турында фикер алышу белән тәмамланачак. Йомгаклау очрашуы 19 нчы августта Кабан күле яр буенда узачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Шәриф Камал һәм Салих Сәйдәшев музейларының кайчан ачылачагы билгеле

Казанда Ш. Камал әдәби музее һәм С. Сәйдәшев музее бер елдан артык инде эшләми – билгеле булганча, алар төзекләндерүгә ябылган иде.
Татарстан Республикасы Милли музее филиаллары – Шәриф Камал һәм Салих Сәйдәшев музейларында зур реконструкция барды. Шәриф Камал музеенда төзекләндерү инде тәмамланды. Ул апрель аенда яңадан ачыла – үзгәртелгән килеш, яңа һәм заманча сыйфатта. Бу турыда “Идел”гә ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова сөйләде.
“Без, Милли музей коллективы, Шәриф Камал муззен ачарга әзерләнәбез, моңа күп тырышлык куябыз. Хәзер аның темасы яңа – ул Татар китабы йорты булачак. Беренче кат татар әдәбиятына, татар китабына багышлана. Без анда республика буйлап борынгы, кыйммәтле, сирәк һәм төрле фәнни оешмаларда аз тираж белән чыккан китаплар җыябыз. Хәтта бөтен дөньядан, дияргә дә ярый, мәсәлән, Австралиядә чыккан Тукай турындагы китапларга кадәр булыр дип өметләнәбез. Икенче катта китап сату оештырылачак. Шулай ук музейда медиаүзәк булачак. Медиаүзәктәге экспозицияне заманча җиһазландырып, яшьләрне, балаларны җәлеп итәргә уйлыйбыз: төрле остаханәләргә дә, мультфильмнар карарга һәм үзләре уйнар өчен дә. Музейның яңа тормышы башлана, чөнки элек бинада төрле оешмалар урнашкан иде, ә хәзер ул бөтенләе белән үзебезнеке, музей өчен актив хезмәт итәчәк, дип уйлыйм”.
Салих Сәйдәшев музеенда төзекләндерү әлегә тәмамланмаган. Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, музей үзе кечкенә генә булса да, ремонт эшләре биредә берничә бинаның тыгыз урнашкан булуы аркасында катлаулана. Мондый җирдә коммуникацияләр үткәрүе бик кыен. Музей эчтәлегендә шулай ук үзгәрешләр көтелә. “Сәйдәшев музееның концепциясе әзерләнеп бетте, ул фәнни яктан да нигезләнеп, дизайн-проекты белән бергә лицензия алыр өчен апрель аенда тәкъдим ителер”, - диде генераль директор.
Шул ук вакытта, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин белдерүенчә, Сәйдәшев музеен төзекләндерү тулы куәтенә бара, һәм ачылу тантанасын Татарстанның 100 еллыгы чаралары кысаларында үткәрергә мөмкин булыр, дигән өмет бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз