-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Шәриф Камалның иң беренче китабы Татар китабы йортында күрсәтеләчәк
Шәриф Камалның иң беренче китабы Татар китабы йортында күрсәтеләчәк. 9 февральдә классик язучының 139 еллыгына багышланган «Сада» күргәзмәсе ачыла.
Әдәбият классигы, язучы һәм драматург Шәриф Камалның басылып чыккан иң беренче китабы һәм беренче әсәрләре «Сада» дип исемләнгән күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк. «Акчарлаклар» повесте, «Матур туганда» романы, «Хаҗи әфәнде өйләнә» пьесасы кебек чәчмә һәм драма әсәрләре белән тарихка кереп калган язучының иҗаты шигърият һәм публицистика белән башланганы күпләргә мәгълүм түгел.
Шәриф Камалның беренче китабына кергән әсәрләр совет чорында чыккан бер җыентыкта да кабат бастырылмый. Моңа төрле сәбәпләр булган. Яңа күргәзмәдә исә шигырьләр җыентыгы барлыкка килгән чор турында да сөйләнә, әсәрләрнең үзләре белән дә танышып була.
Күргәзмә Шәриф Камалның 139 еллыгына багышланган чаралар циклы кысаларында оештырыла.
«Сада» — «Отзвуки» күргәзмәсе 9 февраль, 15:00 ачыла.
Күргәзмә 23 мартка кадәр эшләячәк.
Чыганак: Татар китабы йорты
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз