Логотип Идель
Яңалыклар

Шәриф Камалның иҗатына һәм шәхесенә багышланган «Матур туганда» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак

Күргәзмә ачылышында Шәриф Камал иҗатын өйрәнүче галимнәр, музей хезмәткәрләре, музыкантлар, язучылар, шулай ук кадерле кунаклар – Шәриф Камалның туган авылы Пешләдәге музей җитәкчесе белән мәктәп укучылары да катнашачак.

2021 елның 12 февралендә 14.00 сәгатьтә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) язучы Шәриф Камалның иҗатына һәм шәхесенә багышланган «Матур туганда» - «Когда рождается прекрасное» дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Күргәзмә ачылышында Шәриф Камал иҗатын өйрәнүче галимнәр, музей хезмәткәрләре, музыкантлар, язучылар, шулай ук кадерле кунаклар – Шәриф Камалның туган авылы Пешләдәге музей җитәкчесе белән мәктәп укучылары да катнашачак.

Шәриф Камалның 136 еллыгына багышланган «Матур туганда» күргәзмәсе Татарстан Республикасы Милли Музее фондларында сакланган Шәриф Камал мемориаль коллекциясендәге материалларга нигезләнеп эшләнде. "Матур туганда" күргәзмәсендә без Шәриф Камалның 1909 елда «Шура» журналында бастырылган беренче хикәясенең төп нөсхәсен, “Пионер” журналында аның хакында булачак галим Нил Юзеев әле үсмер елларында бастырган репортажны тәкъдим итәбез. Шулай ук язучының Милли музей залларында төшкән уникаль фотосурәте, «Матур туганда» романының кулъязма үрнәкләре, документлар, хатлар, юл блокноты, китаплар һәм башка материаллар күрсәтелә. Шәриф Камал тормышы һәм иҗаты белән бәйле предметлар дөньясына да күргәзмәдә урын биреләчәк.

Күргәзмә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында (Татар китабы йорты) 2021 елның 4 мартына кадәр эшләячәк.
Күргәзмә ачылганнан соң, 15:00 сәгатьтә, галимнәр, музей хезмәткәрләре, язучылар һәм килгән кунаклар катнашында «Шәриф Камал: язучы иҗатын өйрәнү һәм аны хәзерге мәдәнияткә интеграцияләү» темасына Түгәрәк өстәл узачак.

Шәриф Камал – прозаик, драматург, татар әдәбияты классигы. Аның әдәби мирасы нигезендә Казанда татар язучысына беренче мемориаль музей булдырыла. «Шәриф Камал татар әдәбияты тарихында аерым урын алып тора. Аның үз халкы тормышын, рухи байлыгын, характерын, гореф-гадәтләрен тирән белүе, язучының искиткеч сәләте белән куәтләнеп, язучыга татар әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирде», - дип яза аның турында әдәбият галиме, тәнкыйтьче Фоат Галимуллин.

Татар әдәбияты тарихында Шәриф Камал, беренче чиратта, кыска хикәяләр, новеллалар язу остасы буларак билгеле. ХХ гасыр башындагы күпчелек татар язучылары кебек, ул иҗатка мул тормыш тәҗрибәсе туплап килә һәм шуның нигезендә сәнгатьнең тормышка карашын гәүдәләндерә. Әсәрләре тормышчанлыгы һәм миллилеге белән аерылып тора. «Уяну» дип аталган беренче хикәясе 1909 елда Оренбургта чыга торган «Шура» журналында басыла. 1925 елда язучы Казанга килә һәм 1935 елга кадәр аның иҗади эшчәнлеге төрле хөкүмәт оешмаларында эшләү белән бергә үрелеп бара. Ул «Кызыл Татарстан» газетасының партия бүлеге белән идарә итә, Татар Мәдәният йортының фәнни секретаре булып эшли һәм Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлеге белән җитәкчелек итә.
Шәриф Камал татар язучылары арасында беренче булып иң югары бүләк - Ленин ордены белән бүләкләнә; шулай ук аңа Татарстан АССР ның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме дә бирелә.

Татар китабы йорты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев