Логотип Идель
Яңалыклар

Ни өчен "Черек күлне" шулай дип йөртәләр?

Хәзерге вакытта «Черек күл» паркы үзенең икенче сулышын алды. Паркның яртысын төзекләндерделәр, балалар өчен мәйданчыклар булдырылды, юллар түшәлде. Соңгы вакытларда гына монда «Печән базары» фестивале, китап күргәзмәләре булып үтте

Элекке заманнарда хәзерге Дзержинский урамында берничә күл рәттән Казансу елгасы белән җир асты су юллары аша тоташкан булган. Исемнәре дә үзенчәлекле: Мунча күле («Банная»), Шакшы күл («Поганая»), Пычрак кара күл («Черное»), Черек күл («Гнилое»).

Ул заманнарда әле хәзерге Черек күл чиста булган, анда хәтта балык тотканнар. Бәлки шуңа күрә ул хәзерге көнгә кадәр саклангандыр? XIX гасырда күлләрнең икесен туфрак, ком белән күмгәннәр, ә калганнарын (шул исәптән Черек күлне) аның ярларын мөмкин кадәр чистартып, ял итү урынына әверелдергәннәр. 1826 елда күлнең ярларына кәс түшәп, агачлар утыртканнар, ә 1847 елда күл тирәсен чуен койма белән әйләндереп алганнар. Алар хәзерге көнгә кадәр сакланган. Тора-бара күлнең пычрануы шул дәрәҗәгә җиткән ки, аны 1889-1891 елларда бөтенләй күмгәннәр. Шулай итеп, ул урында «Черек күл» бакчасы барлыкка килгән. Тора-бара күл урынында чәчәк түтәлләре, рестораннар, павильоннар пәйда булган, хәрби оркестр уены халыкны үзенә җәлеп иткән. Кыш көне ул зур шугалакка әйләнгән. 1894 елда фонтан төзелгән булган.

XIX гасырның беренче яртысында Шакшы, Пычрак күлләрен күмеп, Тимерчеләр мәйданы корганнар. Аннары ул җирләргә агачлар утыртканнар, фонтан төзегәннәр. Аны Николаев бакчасы дип йөрткәннәр, соңрак 1924 елда андагы җиһазлар яңартыла һәм ул Ленин бакчасы дип йөртелә башлый. Күл күмелгән урыннарда торак йортлар калкып чыккан. Черек күл янында НКВД биналары булган.

Хәзерге вакытта «Черек күл» паркы үзенең икенче сулышын алды. Паркның яртысын төзекләндерделәр, балалар өчен мәйданчыклар булдырылды, юллар түшәлде. Соңгы вакытларда гына монда «Печән базары» фестивале, китап күргәзмәләре булып үтте. «Черек күл» паркы Казан кунакларын да үзенә тарта башлады. Бигрәк тә төрле бәйрәм чаралары үткәргәндә, кешеләр аеруча күп була. Паркның икенче яртысында (Казан Кирмәне ягында) төзекләндерү, ремонт эшләре дәвам итә.

http://shahrikazan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев