Шундый-шундый хәлләр...
Озын сүзнең кыскасы: татар язучысы гомер-гомергә халыкның вөҗданы, намусы булды. Әйдәгез, әтәчләнеп, аның башына күсәк белән тондырмагыз, аны болай да кыйнап-типкәләп торалар.
"Язучы кем ул?" дигәч, бер "белдекле"кеше "халык көтүчесе"диде... Менә сез күз алдына китерегез инде: алдан халык йөгерә, ә аның артыннан чыбыркысын сөйрәп язучы чаба. Ник куа ул халыкны, нәрсә әйтмәкче була? "Укыгыз, надан калмагыз! " дияргә телиме шунда? Әллә "белдекле" абзагыз бу сүзләргә икенче төрлерәк мәгънә салдымы? Юк, ул мәгънә дә салмый,ачыш та ясамый, кайсыдыр ки каләм әһеленең трибуналардан "очырган" сүзен генә кабатлый. Имеш, без шушы кушаматны йөртсәк, халыкка тагын да якыная төшәбез. Шөкер, "якынайдык" . Хәзер "көтүче" икәнебезне тәмам расладык бугай, каләмебез тамак та туйдырмый әнә: могҗиза белән китап чыккан тәкъдирдә аның гонорары бер пар кәчтүм-чалбар сатып алырга гына җитә. Шунысы "сөендерә" : "көтүче"нең халыктан яхшырак яшәргә әхлакый хокукы юк" дигән принципка тугры калдык... Дөньяга "яңа татарлар" , "яңа руслар" туа тора, һәммәсе дә шәп-шәп йортлар тергезә, акчага коена, рәхәт тормышта яши һәм моңа беркем дә шаккатмый, шулай тиеш дип саный, ә менә язучы әз генә матди хәлен рәтләргә керешеп өч катлы коттедж төзесен әле, моны "көтү" гафу итмәячәк, "көтүче" не төрле яктан мөгезлеләр кадый башлаячак.
Шул ук "белдекле" миңа: "Сез халыкның кайсы төре өчен язасыз?Бүген ул—байларга, урта хәллеләргә, ярлыларга, бомжларга бүленде" , дигән мәкерле сорау да биргән иде. Мин беркайчан да "халкым, газиз халкым!" дип төчеләнмәдем. Халык исеменнән сөйләп, халык исеменнән кычкырып йөрүчеләрнең күккә чөелеп тә, ахырдан җиргә салынып тапталуы мәгълүм ич. Димәк, халык сикергәкләрне үзе үк өнәми. Яратуның да, яратылуның да чамасы була шул.
Һәм мин әсәрләремне "кырылып китеп фәлән миллион татар укый" дип үз-үземне алдамадым да. Бар зур дөнья, бар бәләкәй дөнья. Без, әсәрләребез аша, шуның беренчесе белән аралашабыз. Бу дөнья кешеләре (алар нинди генә һөнәр иясе булмасын: укытучымы, китапханәчеме, профессормы, комбайнчымы, терлекчеме яки табибмы) хыяллана, уйлана, эзләнә, гыйлем җыя, матурлыкка омтыла, киләчәккә планнар кора. Ә бәләкәй дөнья "хуҗалары" — корсак өчен генә яшәүчеләр, малга табынучылар, ваемсызлар — кәгазьгә язылган сүзнең тәмен мәңге белмәячәк һәм китап тотмавына борчылмаячак та.
Мондый бүленешне мин уйлап тапмадым. Табигать алдан үк хәсрәтен күргән: берәүләр кояш нурына күмелеп күкләрдә оча, икенчеләре исә тузанга буялып җирдән шуыша...
"Тик "бәләкәй"ләр һаман арта, һаман үрчи бит, зур дөньягыз Бальзак әсәрендәге сәхтиян күне кебек кысылып бетмәсме? Аннары кемнәр өчен язарсыз?" — диярсез. Укучы бетмәс, Ходайга шөкер, аркасына йөк аскан татар теле , шуыша-үрмәли булса да, тауга менә, ә менә язучысы... "Көтүче" кушаматына лаек талантлы каләм остасын "Кызыл китап" тан эзләргә калмасмы? Бүгенге яшьләр иҗатка кереп-чыгып йөрү
өчен төзелгән бизәкле йорт итеп кенә карый, җаны-тәне белән әдәбиятка багынырга ашыкмый. Хис кайнарлыгы белән генә дөнья көтеп булмаячагын шәйли алар. Башта исәпли, саный. Ә канатлы атка тиңләнгән иҗат үлчәүләргә күнекмәгән. Анысы, бер язучылар гына ярык тагарак янында түгел лә. Бөтен интеллигенция фаҗигагә юлыккан. Алтын балык юк. Аны кыздырып ашаганнар. Могҗизага өметләнмик. Октябрь революциясе ялкау белән тырышны "икегез дә тигез" дип уртак бизмәнгә салса, бүгенге ил сәясәте революционерлардан да арттырып җибәрде: кешенең дәрәҗәсе кесә калынлыгыннан чыгып бәяләнә башлады. Надан, әмма акчалы авторитетка әйләнде. Укымышлы, ләкин кесәсе сай профессорның дәрәҗәсе кимеде. Акыл, гыйлем базардагы чүпрәк кебек очсызланды. Ә китап язу ул — акыл эше. Шул акылны синең хезмәтеңә түләнгән тиеннәр белән яраклаштырып яшәп кара! Уйлый яшь иптәш моны, төптән уйлый! Жүләр түгел ул. 1994 еллар азагында эш өстәлемдә яшь кенә егет калын дәфтәр калдырып китте. Һәр битен шыплап тутырып кулдан язган. Укып чыктым. Тот та, әз-мәз төзәткәләп, җыентык итеп бастыр, бөтен яктан төзек-камил хикәяләр. "Кайбер мактанчык авторларның борынына чиертәчәк бу!" - дип куанып, янә дә әдәбиятка талантлы язучы килеп ятуына сөенеп, егетебезнең ике хикәясен гәзитләргә тәкъдим иттем. Тиз арада бастырдылар да. Ә калганнарын яшь автор күз алдымда ертып ташлады.
— Өч тиен гонорар түлиләр икән язган өчен, ул акчага шырпы гына тия бит. Тилеләр көч түксен бушка, — диде.
Мин аны оялтып маташтым. "Син нәрсә инде, ике хикәяң өчен ярты капчык алтын тоттырырлар дип уйладыңмы, тукта әле, менә хикәяләреңне туплап китабыңны чыгарырсың, шунда акчасы да килер", - дидем.
Ул кычкырып көлде.
— Сезнең әнә ничә китабыгыз басылды, нишләптер баеганыгыз күренми, —диде.
Мин түзмәс, язар, дип өметләнгән идем, әмма егетнең исеме бүтән бер генә гәзит-журналда да күземә чалынмады. Ә өч еллап вакыт узгач иске дустымны тагын очраттым. Кышкы суык көннәрнең берсендә уттай янып торган розалар күтөреп ул үзе минем эшемә килде. Җылы гына исәнләштек. Егетнең авызы ерык.
— Пәрәвез җебенә тәки эләгә идем бит теге чакта, — диде ул. — Котылуыма шатланам.
Мин, әлбәттә, "кулдан ычкынган" авторның нәрсә турында әйткәнен аңладым. Кызганыч булып китте. Юк, егет түгел, татар укучысы.
"Урыныңны чиле-пешле әсәрләре белән кадерле укучыбызның зәвегын бозучы әрсез кәгазь сырлаучыларга бирдең", — дидем эчемнән генә егетне әрләп. Ә инде ул автограф куйдырыр өчен дипломатынан китабымны тартып чыгаргач, әр телемә дә күчте.
— Әдәбиятны яратмаган кешегә минем китап нәрсәгә әле ул, — дидем.
- һы, мин бит укыйм, - диде егет, кинәт җитдиләнеп. -Татар язучыларын бик яратып укыйм. Батыр халык сез, бөтен кеше һөнәрен алмаштырды, вуз укытучылары, врачлар, инженерлар базарда сату итә, маңка малайлар кибетләр ача, акча эшли, ә сез һаман бер тиеннең күзенә карап утырасыз.
Язучы өчен иң куркыныч нәрсә - мескенлек. Чөнки әлеге сыйфат күңел төпкелендә генә посып ятмый, әсәрләргә дә күчә. Ә мескенлек чире йоккан әсәрләрнең язмышын үзегез чамалыйсыздыр. Ә без соңгы арада гел зарланабыз. Гел, гел. Мескенлек йөзебезгә бәрә дә чыга, бәрә дә чыга. Мин бу чирдән бик куркам. "Юк"ның юк икәнен белгәч, ник аны һаман "юк" дип кабатлап торырга соң?! Шуннан ни үзгәрер? "Әйе шул" дип егетнең сүзен куәтләргә ашыкмадым, китапның беренче битен ачтым да:
-Сиңа нинди теләкләр теләргә икән, - дидем.
Без "тиеннәр" һәм "мескеннәр" тирәсенннән читкәрәк китәргә тиеш идек.
- "Бай бул" дияргәме әллә? Телеңдә гел акча да акча бит.
-Мин инде хәлле генә эшкуар, Нәбирә апа. Машинам, шәһәрдә фатирым, Казан кырыенда өч катлы өем бар, тумаган балаларым өчен дә мая тупладым. Сез миңа бары тик бер генә җөмлә языгыз. "Картаеп, түшәктә үл", диегез. Безнең кебекләрне ач шакаллар бик тиз җыештыра, йә аталар, йә суялар. Берсе шылтырата әнә: "Әгәр егерме меңеңне китермәсәң, өеңне күккә очырам", - ди.
Саубуллашканда, шәкертем булырга язмаган егет: "һөнәрегезне алыштырырга ниятләсәгез, хәбәр салыгыз, сезгә дә кулай эш табарбыз," - диде.
Юри үрти дип уйлаган идем, юк, күзләре алдашмый, ихлас күңелдән әйтә. Хәлемә керергә тырыша.
Әйе, ул үртәми. "Базар мөнәсәбәтләре"нең салкын җиле болай да мантымаган интеллигенция вәкилләрен туңдырып-өшетеп җибәрде. Ул, дипломын ераккарак яшереп, базар кочагына авышты. Аңа җан асрарга кирәк иде. "Фәлән институтның фәлән фәннәр кандидаты сагыз сата икән" дигән хәбәр башта колакка сәер тоелды. "Кит инде, ничек оялмый, дипломлы башы беләнме?!" - диештек без. Аннан ияләштек. Бу нәрсә гадәти күренешкә әйләнде. Олы-олы капчыклар өстерәп базар буенда йөргән "челнок" табибка, укытучыга, инженерга карап беребез дә баш чайкамыйбыз инде. Сыйфатсыз Төркия тауарлары сатарга нужа бабай мәҗбүр итә бу бичараны, дип акланабыз. Базарга егылганнар арасында озын телле акча артыннан куучылар да, хәрәм ашарга һәвәсләр дә очрыйдыр. Югары белемле белгечкә, дипломына өстәп, "намуслы" дигән таныклык бирсәләр иде лә ул…
2. "Абау, язучылар да сатуга керешкән!"
Бәләкәй кызыма күлмәк эзләп базарга чыктым. Алыш-биреш кануннары шундый: кемдер алдый, кемдер алдана. Әнә бер хатын түтәрәк йөзле, чандыр гәүдәле кызыйга кыстый-кыстый пәлтә кигезә. Арыш капчыгы төсле киң пәлтәгә зифа буй-сын кереп бата. "Сиңа зур икән" диясе килми сатучының, андый сүзгә ул өйрәнмәгән, аңа тизрәк затсыз тауардан котыласы да, акчаны йомарлап кесәгә тыгасы. "Һәй, килешә!" дип бөтерелепме бөтерелә кыз тирәсендә. Кызның да зәвегы шул кадәр генә бугай, югыйсә, үткән сүткәннең көлемсерәп карап китүеннән нәрсәдер чамаларга да була.
Киенеп тә күрсәтәбез, ә! Рух ярлыланган саен өстәге кием шәбәя. Томанлык, наданлык кием астына яшеренә. Хет базар капкасына "Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар" дигән плакат элеп куй!
Базар диварлары картина белән тулган күргәзмә залы түгел, мондагы чүпрәк дөньясын күзәтеп әллә нинди бөек уйлар уйлый алмыйсын, алга таба атлыйм. Шунда күземә таныш йөз чалына. Исемен хәтеремә төшерергә азапланганда, ул үзе сүз ката.
— Исәнмесез?! Кызым авырый, аның өчен сатам бүген. Бик ашыкмасагыз, әйберләремне саклап биш кенә минут торыгызчы. Ашарга алып килер идем, — ди ханым. Һәм ашыга-ашыга, — әгәр сорасалар, бусы фәлән сум, тегесе — фәлән, — дип, бәяләрен атый. Мин, карусыз җан, ризалашам, билгеле. Бу өлкәдә әз-мәз "тәҗрибәм" дә бар.
,,, Зәһәр җилле, салкын көз көне иде. "Саескан тавы" кичүендә йоны коелган карт этен ияртеп паромга сәләмә киемле марҗа әби дә керде.
— Улым пенсиямне талап алып эчә, ашарыбызга бәрәңге дә юк, мин паромда ипилек акча эшлим, — дип
зарлана-зарлана, ул шундый ук кырык ямаулы сәләмә капчыгыннан кырлы стакан алды һәм шуңа чикләвек тутырып такта өеме өстенә куйды.
— Ачтан үлмәс өчен чикләвек сатам. Син, кызым, барыбер тик торасың, алучы булса, сатып җибәр, стаканы 3 мең сум, мин машина саен йөреп хәер сорашыйм бераз, — диде.
Стакан янынарак килеп бастым. Йолкыш эт тә аяк астыма елышты. Торабыз шулай эт тә мин күзләребезне тәгәрәтеп. Дөньясында бит аның тешле кешесе дә бик сирәк, чикләвеккә күз дә салмыйлар, икенче баштагы марҗаның тозлы кыярын уралар гына! Эт, күрәсең, азыкның ничек табыласын белә, стакан бушамаганны күреп, хәлсез тавыш белән "алыгыз" дигәндәй өргән итенә.
Лирик чигенеш ясап шуны әйтим: "Йа Ходаем, тудырган, баккан анасын бер кисәк ипигә тилмертмәсен, әче җилләрдә хәер теләнергә урамга чыгарып җибәрмәсен адәм баласы. Сал син аның күңеленә мәрхәмәтлек, бир аек акыл" дип теләдем мин. Их, безнең теләкләр кабул булса икән!
… Әби миңа артыгы белән ышанды, Чулман кичүен кичкәнче безнең тарафларга әйләнеп тә карамады, машина хуҗаларыннан ялына-ялвара хәер җыйды.
Ә өч атнадан хат алдым. Анда Рамилә исемле бер кыз: "Кичүдә чикләвек сатканыгызны күрдем. Оялтырмын дип сүз катмадым. Бик кызгандым үзегезне, башка юл белән акча таба алмыйсызмы соң? Бер дә батмый инде язучыга халык алдында ыстаканлап чикләвек сату. Туры сүзем өчен ачуланмагыз, сез минем иң яраткан язучым", — дип миңа үпкә белдергән иде.
Бу юлысы да, тауарын "кабул итеп" өлгермәдем, миңа кырын карый-карый:
— Абау, язучылар да сатуга керешкән! – дип сөйләнә-сөйләнә ике хатын узып китте…
Әлеге ике вакыйгадан чыгып мондый нәтиҗәгә киләсең: халыкның язучыны бары тик язучы итеп кенә күрәсе килә. Борчылмагыз, җәмәгать. Бөтен халык базар дип акылдан шашканда да язучы өстәл янында утырып калыр. Чөнки язу эше — ул һөнәр түгел, аны сайлап алмыйлар, аңа уку йортларында өйрәнмиләр, бу— ходайдан бик сирәк кешеләргә генә бирелгән изге бүләк. Ә бүләкне өс бөтенлеге, тамак туклыгы хакына өч көнлек дөнья малына алыштыру гафу ителмәслек җинаять кылуга бәрабәр. Ә бит язучылар арасында да әллә кемнәр булырлык шәхесләр бар. Акыл да, белем дә, оештыру сәләте дә җитәрлек аларда.
Ходай икенчерәк юлдан борып җибәргәч нишләтәсең! Сүз белән дөньяны агарт, чистарт, күңелләрне сафландыр, денгә керт, ялгышлардан сакла, иманга инандыр, хакыйкать сукмагын күрсәт — менә язучының вазифасы. Юкка гына аны пәйгамбәргә тиңләмиләрдер. Баксаң, икесе дә җиргә бер үк максат белән иңдерелгән.
Ә бервакыт мин чүт кенә каләмгә хыянәт итмәдем. Бәлки миндә ерак бабамнардан күчкән "кызыл малчы" каны уйнагандыр? Чистайдан ике егеткә утырып Казанга кайтыш. Кызып-кызып сөйләшүләреннән шул ачыкланды: болар яңа гына кибет ачканнар да калага тауар артыннан киләләр икән. Берсе әйтә, бу кирәк, ди, икенчесе аңа каршы төшә, юк, син пычагымны беләсеңме, ул кирәкми, ди. Икесе дә сатып алучының ихтыяҗын өйрәнмәгән. Уйларында аннан-моннан йолкыштырып акча эшләү генә.
Мин көлеп кенә әйтеп куйдым.
— Сез нинди торт алырга дип бәхәсләшәсез? Суыткычлы машинагыз бармы соң?
— Юк, — диләр егетләр.
— Акыллы сатучы эссе җәй көнендә Казаннан ук торт кайтармас.Эри бит ул. Татлы ризыгыгызны кышка калдырыгыз, - дидем.
— Кара өле, дөрес бит, дип, килештеләр. - Сезнеңчә иң кулай тауар нәрсә соң ул?
Юл буе мин аларга тауар сайлаштым. Берсе куен дәфтәренә теркәп барды. "Тагын киңәшләр сорар идек" дип телефонны да яздылар. Озакламый директоры шылтыратты. "Сез өйрәткәнчә эшләдек, әйберләребез ун көн эчендә сатылып бетте. Әйдәгез, безнең командага кушылыгыз, сез айга ике мәртәбә Казанда тауар җыеп куясыз, без йөк машинасы белән килеп алабыз. Айлык хезмәт хакыгыз ике миллионнан да ким булмас. Яңа тауар өчен иртәгә акча китерәбез", диде ул.
Шайтан, урыс әйтмешли, "тут как тут": "Әйдә, каләмгә кадалып ятма, ризалаш", — дип котыртырга ук кереште. Аңа акча исе тансык иде.
Ләкин мин тиз айныдым, "тәкъдимегезгә рәхмәт, икенче тәэминатчы эзләгез, миңа үзгәрергә соң инде, — дидем. Директор аңламады, акчасын әз дисәгез, тагын өстәрбез, диде. Мин дә баш тартуымның сәбәбен аңлата алмадым. Аның җаны акчада, минем - иҗатта… Аңлатып бак шуннан… Шагыйрь якташыбыз Хәсән Туфанның кызы Гөлсинә вәхшиләрчә үтерелгәч, без — Аксубай районы гәзитәсе баш мөхәррире Роза Хәбибуллина, Кармәт авылы үзидарә рәисе Рушания Минхаерова — өчәү Туфан хатларын җыярга мәрхүмә фатирына киттек. Саргайган кәгазь төргәкләрне актарганда саклык кенәгәсе килеп чыкты. Хәзер төгәл генә елын хәтерләмим, 60 елларныкы бугай, үзенең 3 мең акчасы бар. Шагыйрь акчага хирыс түгел иде, хәтта гонорарын алырга да оныта, нәшрияттагылар аны кулыннан тотып китерәләр иде, дип сөйлиләр иде аны белүчеләр, хак икән. Ул үз теләге белән банкларга барып, счетлар ачып йөрмәс, димәк, китап нәшрияты бухгалтериясе моны үтенеп сорагандыр, шулай җайлырак булыр, дигәндер. Карусыз Туфан ачкан счет, ачкан да, акча документын кирәксез бер нәрсәкәй иттереп, кәгазьләр арасына кыстырып куйган. Кенәгә поскан җирендә яткан да яткан. Аны кызы да күрмәгән. Серле табылдыкны Гөлсинәнең малаена бирдек. Утыз еллык кенәгәдәге акча язмышын ул ачыкласын, дидек.
Онытылган акчалар, онытылган кенәгәләр хәтерсезлек билгесе түгелдер. Шагыйрь шигырь һавасы сулап яшәгән, дип шыттырасым килми. Сөргендә ярты исәнлеген югалткан кешегә аерым тәрбия да соралгандыр. Ләкин Туфанның иҗат дөньясында акча беренче урында тормаган, бу - бәхәссез.
3. "Язучылар берәр әйбер сорый ул..."
"Милләтнең киләчәге" дип урам-тыкрыкларда лаф органчы, мин шул киләчәк белән турыдан-туры аралашуны мәгъкуль курәм. Киләчәк ул - балалар. Киләчәк ул- татар мәктәпләре. Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы исә - язучы белән укучы бала уртасындагы күпер. Шуңа күрә, мәктәпләргә очрашуларга чакырсалар, кырык эшемне кырык якка ташлап, барырга тырышам.
Ә сез менә берәр яшь җырчыны балалар янына чакырып карагыз але. Ул күзен дә йоммыйча: "Күпме түлисез?" - дип сораячак. Милләткә ул, акча бирсәләр, бүләк өләшсәләр генә "хезмәт итәргә" әзер. Бүген фермаларда чиләнгән авыл кешесе яртышар ел акча төсе күрми, ә "япон такталары", микрофоннар белән "коралланган" "җырчы", ике сәгать буе фонограмма акыртып, хуҗалык җитәкчеләреннән теш суыргандай акча "суыра". Бер концертның бәясе 3-4 миллион, ягъни, яңа исәп белән 3-4 мең. "Акча юк", дисәң, сыерлата, атлата түләттерүдән дә чирканмый. "Син, кем иптәш, алай бик популяр икән, сине халык үлеп ярата икән, әйдә кил, без каршы түгел, әмма узеңә тиярен билет сатып ал", дип әйтергә авыл хуҗалары яхшысынмый. Без әртистнең күңелен күрергә тиеш, дип уйлый, күрәсең.
Димәк, халык гомере бер көн белән чикләнгән җырлар тыңлый икән, үзе гаепле. Ул үзе аздыра микрофонга ябышып үскән андый әрсез "җырчылар"ны.
Инде язучыларга килик. Сез кайчан булса да аның авызыннан "акча" дигән сүз ишеткәнегез бармы? Белмим, мин шәхсән үзем Татарстанның байтак мәктәпләренә йөрим, республика күләмендә уздырылган олимпиадаларда катнашам, ә укытучыларның белемен арттыру институтында исә "прописка"га кергән кебек: ел саен татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән күрешмичә калганым юк. Китапханәчеләр дә миннән канәгатьтер. Гозерләрен һәрвакыт үтим, "авырыйм", "вакыт тар" дигән сәбәпләр тапмыйм.
Ләкин мин "түләү" дип ялгыш та ычкындырганым юк. Хәтта шаяртып та! Югыйсә, җырчылар төсле үк, мин дә халык каршында басып торам, минем дә вакытым исәпле, сәгать теле минут саен гомер саный.
"Әсәрләреңне укыйлар, шул җитмәгәнме!" дип тиргиләр мине. Җитсә - сине көтмәсләр, чакырмаслар иде. Буген укытучы язучының ярдәменә аеруча мохтаҗ. Ул да, каләм иясе дә, татарның матур киләчәге өчен көрәшә ләбаса.
Кыскасы, мәктәпләргә юлны өзмик, аның ишеген ешрак кагыйк, балаларның күзенә карап ешрак сөйләшик. Аның кайтавазы кайчандыр бер яңгырап үтәр, һәм язучылар, милләтнең үсүенә-күтәрелүенә без дә өлеш керттек дип, авыз тутырып әйтә алыр.
Бу язмамның соңгы бүлеген "Язучылар әйбер сорый ул" дип атаган идем, укучы да "нәрсә сорыйлар икән?" дип беләсе килеп кытыклана булыр.
Бервакыт Казан тирәсендәге районның бер авыл мәктәбенә чакырдылар. Очрашу күңелле узды, балаларга ошады. Инде кире Казанга кайтырга кирәк. Директор ханым бер керә күмәк хуҗалык рәисе янына, ике керә, теге йә "машинам ватылды", йә "шофер авырый", ди икән. "Жәй көне балаларны колхоз эшендә эшләтә белә", дип үртәлә директор. -Гомергә бер язучы килде мәктәпкә, анда да хәлгә керми. "Тукта, - мәйтәм, - борчылмагыз, стансага хәтле генә озаттырса, поезд белән китәрмен". "Сездән кача ул, - ди директор. - Очрашуга килегез, дигәч, бармыйм, барып күренсәм, язучылар берәр әйбер сорый ул", - ди.
Әйбер дигәнең, мөгаен, балдыр, иттер, бәрәңгедер, бәлки, тирестер. Авылдан тагын нәрсә алып китеп була!
- Блокнот белән тарак кына йөрткән уч төбе хәтле сумкама бер сарык белән бер капчык бәрәңге сыйдырырлык кодрәт бар микән әллә рәисегезнең, - дидем мин, шаяртып. Ахмак сүзләргә үкереп еламассың бит инде! Ходай күрә, моңарчы беркем каршысына барып теләнмәдек, ипи-тозлык эшләп торабыз, алга таба да хәләл ризык табарлык исәнлек бир, раббем!
Ә рәис барыбер качып котыла алмады. Юл уңае шушы авылга сугылган абруйлы бер кеше минем монда икәнне ишеткән дә, күрергә теләгән. Килеп кермәсенме рәис аңа ияреп директорның өенә! Ул аңа: "Әйбер сорыйлар, язучылардан куркам", - дип алдый алмый ич!
Ярар, күмәк хуҗалык рәисе әдәбият-сәнгать әһелләрен санга сукмый ди. Ә менә Арча районының Яңа Кенәр авылындагы интернат-мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан укытучы Фәрит Вафинның бөтен язучыларны да уптым илаһи каралтуын ничек аңлатырга?! "Авыл юлы тузанлы" ("Татарстан яшьләре", 26 февраль) язмасында ул бернинди дә яңалык сөйләми, бүтәннәрнең фикерен генә кабатлый. Ләкин аның бер җөмләсе "игътибарга лаек". Мин аны төзәтмим, шул килеш күчерәм.
"Авылга коймак ашарга яки хакимият үткәргән бәйрәм-табынга кайтып кына авыл турында дулкынландыргыч әсәр язу мөмкинме?" - ди ул.
Иптәш Вафин! Алай түгел шул, алай түгел... Язучыларның да төрлесе бар. Мин үзем өчен генә җавап бирим әле. Очрашуларга барган бер генә җирдә дә хакимият бәйрәм табынында сыйланганым юк, коймак та пешермиләр миңа. Әгәр инде хакимиятне әйләнеп үтеп, укучылар белән очрашуга килгән язучының нәрсә ашавы сезне бик кызыксындыра икән, "cep"нe ачам: мәктәп ашханәсендә бәрәңге ашаганым, кружкадан чәй эчкәнем бар. Ләкин Сез шуны да белеп торыгыз: халык ихтирамын казанган әдип иң югары урыннарда да хөрмәт иясе булырга лаек зат. Аны тамак белән битәрләп бу кадәр үк түбәнлеккә төшмәгез инде.
Авылыгызда тере язучы куренми икән, монда инде Сез дә гаепле Нишләп башка районнарда татар әдәбияты укытучылары язучыны да чакыра, Казаннан кадәр китабын да ташый, ә нишләп Сез, тап-таза ир-егет, гәзит аша гына, "авылда тере язучы күренми" дип зарланып ятасыз?! Мәсәлән, миңа хакимиятнең чакыруы кирәкми, минем өчен иң зур түрә - ул укытучы һәм китапханәче.
Озын сүзнең кыскасы: татар язучысы гомер-гомергә халыкның вөҗданы, намусы булды. Әйдәгез, әтәчләнеп, аның башына күсәк белән тондырмагыз, аны болай да кыйнап-типкәләп торалар.
Язмама нокта куярга да вакыт бугай. Тормыш ваклыкларын чүпләп бетереп булмас. Чүп җыю безнең холыкка да туры килми. Шундый-шундый хәлләр...
1998 ел, гыйнвар ае
Нәбирә Гыйматдинова
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев