Логотип Идель
Яңалыклар

«SHURALE: яңа фантазия» спектаклен Белгородта күрсәтәчәкләр

“Әкият» курчак театры 30 сентябрьдән 5 октябрь көннәрендә узачак IХ “Белгородская забава” Халыкара курчак театры фестивалендә катнаша.

“Әкият» курчак театры 30 сентябрьдән 5 октябрь  көннәрендә узачак IХ “Белгородская забава” Халыкара курчак театры фестивалендә катнаша. 

Артистлар 1 октябрь көнне татар телендә «SHURALE: яңа фантазия» спектаклен күрсәтәчәк. Делегация составына «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, ТРның  атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев, Шүрәле ролен башкаручы, Камал театры актеры, ТРның халык артисты Илдус Габдрахманов, курчак театры артистлары Ләйсән Миннәхмәтова, Айвар Гыймаев, Альбина Шаһгалиева, Эдгар Гайнуллин һәм Лариса Пасынкова керде.

«SHURALE: яңа фантазия» спектакленең режиссеры — Илгиз Зәйниев, куючы рәссамы – Сергей Рябинин, хореограф – Сәлимә Аминова.

Фестивальдә - Россия, Беларусь, Төркия курчак театрлары коллективлары катнашачак. Шулай ук, фестивальдә мастер-класслар планлыштырылган.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев