Логотип Идель
Яңалыклар

Шәймиевны туган көне белән котлыйбыз!

Бер мәртәбә дә чит илдә булмаса да, Булат инглизчә камил сөйләшә, нимесчә сукалый. Төрле акцентлар белән сөйләшә ала һәм укулеледа уйный.

Бүген блогер, укытучы, музыкант Булат Шәймиевның туган көне! 

Әгәр дә бу егетне күргәнегез булмаса, киләчәктә, һичшиксез, күрерсез! Булатны күбебез "Тараф" музыкаль төркеме музыканты һәм солисты буларак белә. Моннан кала аның ютубта татар телен өйрәткән дәресләре, төрле татар чараларында төшергән күңелле видеолары, чит ил кешеләре белән татарлар турында аралашып төшергән әңгәмәләре бар. 

Бер мәртәбә чит илдә булмаса да, Булат инглизчә камил сөйләшә, нимесчә сукалый. Төрле акцентлар белән сөйләшә ала һәм укулеледа уйный. Кыскасы, талант иясе!

Булатка яңадан яңа иҗади уңышлар, төрле кызыклы идеяләр һәм аларны тормышка ашыру өчен көч һәм илһам телибез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев