Сәидә Мөхәммәтҗанованың «Җырларым» клибы чыкты
Сәидә Мөхәммәтҗанова Муса Җәлилнең 115 еллык юбилее уңаеннан төшерелгән «Җырларым» клибын тәкъдим итте.
Сәидә Мөхәммәтҗанова Муса Җәлилнең 115 еллык юбилее уңаеннан төшерелгән «Җырларым» клибын тәкъдим итте. Клипны «Туган тел» һәм «ОстаТатар» чыгарган, продюсеры, режиссеры Миләүшә Сибгатуллина.
«Җырларым» - Муса Җәлилнең тоткынлыкта иҗат иткән, «Моабит дәфтәрләре» циклына кергән шигырьләренең берсе. Ул 1943 елның 26 ноябрендә язылган. Яңа җырга көйне Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән.
«Җырларым» — татар музыкасына бөтенләй яңа караш. Сәидәнең һәм яшь композитор Радмир Шәйхетдиновның дөнья карашларын, күңел тойгыларын чагылдыру», — ди клипны тәкъдим итүчеләр.
«Әсирлектә булганда, ул азатлык турында күп язган. Ялкынлы, иреккә талпынучы йөрәге белән язган. Аның җаны дошманга нәфрәт белән тулган һәм шул ук вакытта Ватанына мәхәббәттән өзгәләнгән. Ул бер нәрсә — азатлык теләгән. Югалткан азатлыкны. Аңа әсирлектән котылу насыйп булмаган, ләкин ул азатлыкны шигырьләрендә таба алган. Муса Җәлил… Безнең шагыйрь. Безнең сугышчы. Безнең герой», ди оештыручылар.
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев