-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен пособиеләргә 70 млрд сум чамасы юнәлтелгән 21 июньгә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр 3,5 миллион балага билгеләнгән, дип хәбәр итте премьер-министр Михаил Мишустин.
-
Татарстанда яшь укытучыларга бирелә торган грантны кире кайтармакчылар Яшь укытучыларга беренче өч ел эшләү дәверендә аена 10 мең сумга кадәр өстәмә грантны республикада 2011 елдан биргәннәр.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ә син алмадан тәбә һәм рулет ясый беләсеңме?
Алма алма инде ул, нишләтәсең аны… Ашаганын ашап, ашамаганыннан варенье ясап, сок сыгып яки как ясап куясын. Берничә мәртәбә шарлотка белән ала бәлеше пешерергә була диярсез, юк шул, алай түгел икән, алмадан да әллә нәрсәләр ясап була! Менә сезнең алма тәбәсе яки алма рулеты ашаганыгыз бармы?
Алма тәбәсе
5 алма («Антоновка» сорты яхшырак),
50 грамм атланмай,
2 аш кашыгы шикәр комы,
5 йомырка.
Алманы чистартып үзәген алыгыз һәм дүрткә бүлеп кәстрүлгә салыгыз. Шунда ук май, шикәр комы да салына. Алмалар кызарып чыккач, бөтен массаны майланган табага күчерегез. Өстенә йомырка сытып, кыздырып алыгыз һәм тәмле тәбә әзер.
Алма рулеты
600 г алма,
1 стакан шикәр комы,
1 стакан он,
100 грамм эремчек,
100 грамм үсемлек мае,
1 йомырка, тәменә карап тоз.
Алмаларның кабыгын чистартып, үзәген алыгыз, юка гына итеп турагыз. Эремчекне үсемлек мае белән кушып туглагыз, тоз һәм он өстәп тагын, бер кат яхшылап болгатыгыз. Килеп чыккан массаны икегә бүлеп 3 сәгатькә суыткычка куегыз. Аннары ике корж ясап, өстенә алмаларны җәеп, шикәр комы сибегез. Рулет итеп төрегез һәм өстенә йомырка сөртеп духовкада пешереп алыгыз.
Ә сез алмадан нинди үзенчәлекле, гади, җиңел һәм тәмле ризыклар әзерли беләсез?
Фото: pixabaу
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз