-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Син дә мулла, мин дә мулла, интернетта кем була?
Заманасы шундый, дин дә бер урында тормый! Мулла кирәксә, күңелгә хуш килгәнен iMulla аша сайлап алырга була. Әллә белмисезме? Хәзер сөйлибез!
Күптән түгел генә барлыкка килде бу сервис. Интернетка кереп, һәр теләгән кеше үз шәһәрендә яшәүче муллаларны табып, алар белән элемтәгә керә, чарага, яки берәр йолага чакыра ала.
Проект авторлары әйтүенчә, бу сайтның төп максаты — дини хезмәтләр күрсәтүне җиңеләйтү һәм халык арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бару. Дин тотучыларның мөмкинлекләрен киңәйтү һәм шул рәвешле кешеләрне Русия өчен традицион ислам диненә җәлеп итү.
Сайтта теркәлгән муллаларны төрле йолаларга, чараларга чакырыр өчен зур булмаган анкета тутырырга кирәк. Монда киләчәк мулланың яшен, милләтен, эш тәҗрибәсен һәм җенесен (тик сайтта бер генә хатын-кыз мулла да юк) сайлап алып була. Шулай ук сайтта теркәлгән муллаларның рейтинглары, ничә чарага чакырулы булулары турында да мәгълүмат бар.
Проектны Ринат хәзрәт Аляутдинов җитәкли икән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз