Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2831
      0
      6

    СИН САБАНТУЙГА БАРМАСАҢ, САБАНТУЙ ҮЗЕ СИҢА КИЛӘ

    Быел Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Карар имзалады.

     

    Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендә чыккан «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турындагы» № 1448-XII номерлы Законының 2нче маддәсе буенча, 2020 елның 4 июлен Сабан туе татар милли бәйрәме көне итеп билгеләргә, диелә бу карарда.

    Сабан туен онлайн уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле. «Пандемия бераз чигенсә дә, ул әле китмәде, куркыныч тудыра. Авылларда олы яшьтәге кешеләр күп, ә шәһәрдән Сабан туена яшьләр кайта. Халыкны сакларга кирәк. Шуңа быел Сабан туен онлайн уздырырга карар кылынды. Аны Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья татарлары да карый алачак», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев.

    Ул онлайн Сабан туеның ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы аша трансляцияләнәчәген әйтте. Ул иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр барачак. «Онлайн Сабан туен уздыру буенча оештыру комитеты төзелде, мәйданчыкларны, сценарийны әзерләү башланды. Сабан туеның барлык йолалары, гореф-гадәтләре сакланачак — җыр-бию дә, көрәш тә, ат чабышлары, кыр батырларын данлау да булачак», — диде ул.

    Онлайн Сабан туенда театр артистлары, җырчылар белән беррәттән халык та катнашача алачак, моның өчен интерактив мөмкинлекләр булдырылачак. «Болгар» радиосында махсус викторинана бүләкләр уйнатылачак.

    10 июльдә шулай ук Бөтендөнья виртуаль Сабан туе планлаштырыла.

    Чыганак: Алсу Исмәгыйлева, Татар-информ

    Фото: Татар-информ

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр