-
«ЧӘК-ЧӘЙ» фестивале чәкчәк ясаучыларны бәйрәмгә чакыра «Чәк-Чәй» III Бөтенроссия гастрономия фестивале 1 майда Болгар музей-тыюлыгында оештырылачак.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
"Сәлам, Габдулла" - Тукайдан Тукайгача
26 апрель Габдулла Тукай туган көнендә Казанда флешмоб узачак. Тукайның опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәленнән башланып, Тукай бакчасындагы һәйкәл янына кадәр кешеләр кулга кул тотынышып басачак. Флешмоб "Сәлам, Габдулла" дип атала.
Һәйкәл янында торган беренче кеше "Сәлам, Габдулла" дип әйтергә, икенче торган кешене үзе белән таныштырырга тиеш. Соңгы кеше Тукай бакчасында урнашкан һәйкәлгә шулай ук "Сәлам, Габдулла" диячәк. Флешмобны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.
Кешеләр чылбыры Театр, Дзержинский, Пушкин урамнары аша узачак. Машина юлында да кеше чылбыры туктап тормаячак.
Яшьләр әлеге чылбырга "Тукайдан китү һәм Тукай кайту, аңа кул бирү, халыкка яңадан якынайту" мәгънәсе сала.
Әлеге чарада катнашыр өчен теркәлергә кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз