-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
"Сәләт" сәләтлеләрне эзли
«Сәләт» оешмасы һәр ел саен Флүс Латыйфи исемендәге IX «Сәләткә нур булган йолдызлар» бәйгесен уздыра. Быел ул тугызынчы мәртәбә үткәреләчәк. Бу гади генә бәйге түгел, ә иҗади лаборатория дә, чөнки монда катнашучыларның әсәрен анализлыйлар, һәм алга таба ничек иҗат итәсенә юнәлеш һәм киңәшләр дә бирәләр.
Конкурста 11 яшьтән алып, 22 яшькәчә иҗат итүчеләр җәлеп ителә. Каләм тибрәтүче яшьләр шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, балалар әдәбияты һәм публицистика номинацияләрендә катнаша ала. Иҗади көчне берничә номинациядә сынап карарга да була. Финалга узган иҗатчылар «Сәләт йорты»на чакыру алачак. Әсәрләр жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнә. Җиңүчеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә.
Катнашу өчен selet.biz сайтында гариза калдырырга кирәк. Гариза җибәргәч, эшләрне selet.nur@gmail.com адресына 1 апрельгә кадәр юлларга кирәк. Әсәрләрне Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр, язучылар, журналистлар тикшерәчәк.
Фотолар vk.com/selet.official сайтыннан алынды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз