Логотип Идель
Эксклюзив

Сәләт-Тел аланының беренче кышкы сменасы!

Иң яхшы әйдаманнар, кызыклы уку-укыту программасы, шәп кичке чаралар, мавыктыргыч очрашулар һәм мастер класслар - барысын да җан җылысын кушып, яраткан балаларыбыз өчен әзерлибез, диләр оештыручылар.

«Сәләт-Тел» - "Сәләт"нең профильле сменасы, ул Татарстан Республикасының сәләтле яшьләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Сменаның максаты - телләр өйрәнүгә кызыксынуны стимуллаштыру һәм тел белемен тирәнәйтү.

Беренче чиратта уку-укыту программасына зур игътибар бирелә. Дәресләрне телне камил белүче, шушы мохиттә яшәгән, сөйләшкән профессиональ спикерлар һәм тәҗрибәле укытучылар алып бара. Уку программасы ике юнәлешкә бүленә. Дәресләр вакытында балалар параллель рәвештә телләр һәм илләр турында белемнәр ала. Алар арасында инглиз һәм татар теленә аеруча зур игътибар бирелә. Өстәмә чит телне һәркем үзе сайлый һәм смена дәвамында шушы телдә сөйләшә һәм бу тел кулланыла торган илнең мәдәниятен өйрәнә.

Быел Сәләт-Тел аланының кышкы сменасы беренче тапкыр узачак. Ул 23-29 декабрь көннәрендә җылы, бар яклап балалар өчен җайлаштырылган «Йолдызлы» базасында сәләтле балаларны үзенә җыячак.

«Сменаны үзебез дә түземсезләнеп көтәбез! Иң яхшы әйдаманнар, кызыклы уку-укыту программасы, шәп кичке чаралар, мавыктыргыч очрашулар һәм мастер класслар - барысын да җан җылысын кушып, яраткан балаларыбыз өчен әзерлибез! Балалар өйрәнергә теләгән телне үзләре сайлап ала. Татар теле балаларда аеруча зур кызыксыну уята. Дәресләрдән тыш барлык чаралар да татар телендә бара, татарча җырлар яңгырый, очрашулар уза. Шуңа моннан балалар телгә карата зур кызыксыну белән кайтып китә, - дип сөйләде сменаның директоры Гөлназ Гатина

Смена дәверендә балалар 6 тел өйрәнәчәк. Сменада татар, инглиз, кытай, француз, алман, төрек телләре буенча дәресләр үткәреләчәк.
Дәресләрдән тыш, балалар өчен мавыктыргыч программа каралган: көн дәвамында спорт уеннары, күңелле кичке чаралар, кызыклы очрашулар, тимераякта шуу.

Смена якты, эмоциональ, эчтәлекле һәм кызыклы булыр дип көтелә. Яңа ел алды могзиҗалар тулы вакыт, шуңа сәлкешләр өчен күп кенә сюрпризлар әзерләнгән.

Кышкы Сәләт-Тел аланының сәлкеше булырга әле мөмкинлек бар! Без балаларны зур һәм тату гаиләбезгә кабул итәргә әзер! Тиздән күрешербез, - дип сәлкешләрне зарыгып көтә Гөлназ Гатина.

Яңа ел җитәр алдыннан хыяллар чынга аша диләр. Әгәр салкын декабрь аеның соңгы көннәрен җылы һәм рәхәт итеп үткәрәсең килә икән, димәк Сәләтнең кышкы сменасына рәхим ит!

Айнур Нәбияров

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев