-
2022 елда Татарстанда 17 меңнән артык кешедә яман шеш табылган Статистика буенча, республикада яман шеш авыруының 14,2% ы – тире, 12,8% ы – сөт бизе, 12,7% ы эчәклеккә туры килә. Әлеге онкология авырулары буенча Татарстанда иртә диагностикалау технологияләре кулланыла.
-
"Кыямовлар кыздыра": Татарда парлы сүзләр Узган елда старт алган "Кыямовлар кыздыра" проекты был да дәвам итә.
-
ТР Милли китапханәсендә кытай, инглиз, корея телләре буенча мастер-класслар узачак ТР Милли китапханәсендә февраль аенда телләр буенча мастер-класслар сериясе узачак. Аларга бушлай кереп була.
-
“Таян Аллаһка” әдәби бәйгесе ачык дип игълан ителә! “Идел” журналы Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты белән берлектә янәдән “Таян Аллаһка” бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Смена» заманча мәдәният үзәгенең китап фестивалендә бушлай экскурсияләр узачак
10 нчы һәм 11 нче декабрьдә Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәге оештырган унынчы китап фестивале кысаларында шәһәр халкы өчен берничә бушлай экскурсия уздырылачак.
10 нчы һәм 11 нче декабрьдә казанлылар «О-Стиль яки Җепшеклекнең График дөньясы» күргәзмәсе буенча экскурсия-медиацияләргә бара ала. Экспозиция өчен Казан рәссамнарының үзенчәлекле һәм уникаль эшләре һәм XX гасырның 50-60 нчы еллар китаплары тупланган. Экскурсияләр 13:00, 15:00 һәм 17:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фойесында башлана.
10 нчы декабрьдә Казан иконасы музеенда «Балалар һәм ата-аналар өчен иконаның яшерен дөньясына сәяхәт» дигән экскурсия узачак. Анда килүчеләргә Казан Мәрьям Ана иконасының могҗизалы образы туу турында сөйләячәкләр. Экскурсия Большая Красная ур., 10 адресы буенча 12:00 сәгатьтә башлана.
Казан иконасы музее буенча күзәтү экскурсиясен шәһәр халкы 11 нче декабрьдә карый ала. Кунакларга 100 елдан артык элек Казан Богородица хатын-кызлар монастыреның остаханәсендә алтынга язылган иконоязма памятниклары коллекциясен тәкъдим итәчәкләр. Экскурсия 12:00 сәгатьтә башлана (Большая Красная ур., 10).
11 нче декабрьдә казанлыларны «Тарих һәм хәзерге заман: Казан үзәге безгә нәрсә сөйләр?» дигән экскурсия көтә. Килүчеләр ТР башкаласының үзәк урамнары буйлап йөриячәк. Тарихчы Лилия Кәлимуллина Skillbox мәктәбеннән ТР Милли китапханәсенә кадәр маршрут буенча экскурсия үткәрәчәк. Анда архитектура, мәгариф, тарих һәм хәзерге заман темалары буенча фикер алышачаклар. Катнашучыларны 11:00 сәгатьтә Большая Красная ур., 52 адресы буенча җыялар.
Экскурсия программаларында катнашуга теркәлү сылтама буенча үткәрелә, дип хәбәр итә «Смена» заманча мәдәният үзәгенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, быел китап фестивале Татарстанның Милли китапханәсендә узачак. Белем бирү, һөнәри һәм театр программасы планлаштырылган: дискуссияләр, лекцияләр, презентацияләр, концертлар, воркшоплар, күргәзмәләр һәм спектакльләр.
Чыганак: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз