-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
"Сәмрух-2019" - Нәтиҗәләр ясар вакыт
19 февральдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өлкәсендә ел саен үткәрелә торган "Сәмрух-2019" Республика премиясен бүләкләү тантанасы була. Премия Сәләт берләшмәсенең сәләтле балаларына һәм талантлы яшьләренә ярдәм итү һәм бүләкләү, берләшмә әгъзаларының, партнерларның, проект авторларының һәм оештыручыларның казанышларын тану максатыннан үткәрелә.
Быел Премия 8 номинациядә ("Ел директоры", "Ел өлкән әйдаманы", "Ел аланы", "Ел сәлкеше", "Ел әйдаманы", "Ел клубы", "Ел кулдашлары", "Сәләт җырлый") үткәреләчәк. Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, "Сәмрух" - нәтиҗәләр ясау вакыты.
"Бигрәк тә әйдаманнарга авырга туры килә, чөнки алар 12-16 яшьлек балалар өчен киңәшче дә, сәләт дөньясы белән таныштыручы да булып торалар. Әйдаманнар башта 3-4 көнлек смена үтәләр, шуннан соң араларыннан иң көчлеләре билгеләнә", - ди Тимур Сөләйманов. Ул шулай ук премия тантанасына күп кунаклар көтелгәнен дә ассызыклады.
Сәләтнең җәйге профильле аланнары һәм смена катнашучылары координаторы Игорь Смирнов "Сәләт"нең 2020 елга планнары белән таныштырып үтте.
"Менә, ниһаять, киләсе җәйгә старт бирдек. Быел "Сәләтнең" 27нче җәен бергәләп уздырабыз. Ел саен масштаб, катнашучылар арта, чөнки "Сәләт" турында кеше күбрәк белә. Әйдаманнарның ролен билгеләп үтәсем килә. Быел 150 яңа әйдаман өчен мәктәп узды. Анда бер мәртәбә дә әйдаман булмаган студентлар килде. Аларның бик күбесе - кичәге сәлкешләр. Аннан кала 300 дән артык әйдаманыбыз бар. Кыскасы, җәйге сменалар уку-укыту программага бай һәм кызу булачак дип ышанабыз.
"Әйдаманнар мәктәбе" укучысы Тимерхан Шәйхетдинов аның сүзен дәвам итеп, үзенең "Сәләт" белән бәйли башлаган мизгелләрен искә төшерде.
"Әни мине беренче тапкыр бу мохиткә җибәргәндә бер дә кайгырмады. "Үзең беләсеңдер"- дип хәер-фатыйхасын бирде. Чынбарлыкта "Сәләт"не сәлкеш һәм әйдаман күзлегеннән күрү ул ике төрле нәрсә. Шуңа күрә үзебездә Әйдаманнар мәктәбен уздырырга максат куйдым. Ул мәктәп смена гына тугел, ул - старт. Әйдаман булырга бүген укыдың да бетте түгел, ул тормыш дәвамында бара. Аланга барып, практиканы узасың. Аннары сәлкешләр белән элемтә булгач, киләсе елга тагын барасың. Синең үзеңнең сәлкешләрең өчен гомер буе әйдаман булып каласың. Балалар белән эшләү бик катлаулы. Алар хәзер бик төрле. Шуңа күрә әлеге мәктәптә психологлар белән аерым дәресләр уза, педагогик ситуацияләр чишелә.
"Ел әйдаманы" җиңүчесе, "Сәләт-Саба 2020" сменасы директоры Гөлназ Гатина әйдаманга хас булган сыйфат һәм таләпләрне санап үтте:
"Беренче таләп – татар телен камил белү. Аннары җаваплылык, аралаша белү, креативлык кирәк. Смена вакытында төрле ситуация була. Мин андый очракка еш юлыгам. Берсендә бер сәлкешем бер кызга гашыйк булып. җавапсыз мәхәббәт хисен кичергән иде. Көлке тоелса да, ул вакытта аның өчен бу җитди проблема булды. Мин аның белән уртак тел табып сөйләштем һәм ул сменадан бәхетле булып кайтып китте" - ди Гөлназ.
Сүз уңаеннан, Премия Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан гамәлгә куелды һәм оештырылды. Беренче тапкыр 2015 елда уздырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз