Логотип Идель
Яңалыклар

"СӘМРУХ" ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ

Республикакүләм «Сәмрух» премиясенә гаризалар кабул ителә.

«Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы балалар һәм яшьләр, «Сәләт» активистлары, партнерлары, проект авторлары һәм оештыручылар өчен республикакүләм «Сәмрух» премиясенә гаризалар кабул ителә. Гаризаны www.selet.biz сайтында 30 ноябрьгә кадәр тапшырып була.

Быел «Сәмрух» премиясенә портфолиолар электрон рәвештә кабул ителә. Катнашучы заявкасында тутырылган гариза һәм электрон портфолио булырга тиеш. Электрон портфолиолар флешкада оештыру комитетына тапшырыла. Өстәмә мәгълүмат һәм бәя бирү критерийлары белән «Сәләт» сайтында танышырга мөмкин.

Читтән торып катнашу этабында портфолио нигезендә сайлап алу 1 — 4 декабрьдә була. Аннары катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алалар. Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә. Бу этап 2020 елның 8 декабреннән 2021 елның 19 гыйнварына кадәр була. 2021 елның февралендә премияне тапшыру тантанасы була. Аны үткәрү датасы һәм вакыты оештыру комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә хәбәр ителә.

«Сәмрух» премиясе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  «Ел директоры» (әлеге номинациядә бары тик «Сәләт 2020» профильле аланнар директорлары гына катнаша ала).
   «Ел өлкән әйдаманы» (әлеге номинациядә бары тик «Сәләт 2020» профильле аланнарның өлкән әйдаманнары гына катнаша ала).
 «Ел аланы» (әлеге номинациядә бары тик «Сәләт 2020» профильле аланнары гына катнаша ала).
 «Ел сәлкеше» (әлеге номинациядә 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган, «Сәләт» хәрәкәтендә активлыгы 2 елдан да ким булмаган сәлкешләр катнаша ала).
 «Ел әйдаманы» (әлеге номинациянең лауреатлары һәм җиңүчесе Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы 2020» бәйгесе нәтиҗәләре нигезендә билгеләнә).
«Ел клубы» («Сәләт» хәрәкәтендә кимендә бер ел эшчәнлек тәҗрибәсе булган клублар гына катнаша).
«Ел кулдашлары» (әлеге номинациядә «Сәләт» нең 2020 нче елның профильле сменасында кулдаш буларак (бер төркемдә) эшләгәннәр генә катнаша ала).
«Сәләт җырлый» (әлеге номинациядә 2019 — 2020 нче елларда авторлык җыры (сүзләре һәм көе авторлар тарафыннан иҗат ителгән, шулай ук автор аранжировкалары да булырга мөмкин) катнаша ала).
Быел яңа номинация — «Ел инициативасы» номинациясе. Әлеге номинациядә төбәк «Сәләт» клублары һәм «Сәләт» активы мәктәбе проект төркемнәре эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылып, уңышка ирешкән проектлар катнаша. Проектны тормышка ашыру вакыты бер айдан да ким түгел, диелә бу хәбәрдә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев