Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    SMS аша алдалауның яңа алымы турында кисәттеләр

    Белгечләр алдауның яңа ысулын теркәгән, аның ярдәмендә мошенниклар микрофинанс оешмадан Россиядә яшәүчеләр исеменә займнар ала.

    Qrator Labs генераль директоры киңәшчесе Артем Гавриченков аңлатканча, мошенниклар корбанның паспорт мәгълүматларын һәм телефон номерын ала, ә аннары аны дистәләрчә сайтларда, шул исәптән микрофинанс оешмада да теркәргә тырыша. Шуның аркасында 10-15 минут эчендә номерга теркәлү турындагы кодлар белән 200гә якын SMS килә, дип аңлатты ул.

    Шуннан соң корбан белән мессенджерлар аша элемтәгә керәләр, килгән хәбәрләрнең экраннан скриншотын җибәрергә үгетлиләр, имеш вазгыятьне хәл итү өчен кирәк. Әгәр кодлар табылса, аннары микрокредит рәсмиләштерелә.

    Белгеч сүзләренчә, җинаятьче кодларны атарга сорамый, ә экранның скриншотын җибәрүне сорый, ә «SMS кодларын җибәрергә ярамый» дигән кисәтү начар эшли. Моннан тыш, корбан төрле компанияләрдән күпсанлы хәбәрләр килүдән куркып калган була.

    Реклама

    «Курыккан кешегә „һөҗәм итү“ җиңелрәк, шуңа күрә ул ярдәм итәргә ризалаша», — дип ассызыклады эксперт һәм «SMS-бомберлар күптән кулланыла, ләкин микрофинанс оешмалар аша акча урлау — аларның яңа максаты», дип өстәде.

    РБК тарафыннан сораштырылган башка белгечләр өстәвенчә, кайбер микрофинанс оешмалардан кредит алу өчен телефон номерын раслау да җитә. Нәтиҗәдә акча мошенниклар картасына китә, ә корбан бурыч белән кала.

    «Заемщиклар хокуклары өчен» Халык фронты проекты җитәкчесе Евгений Лазарев сүзләренчә, микрофинанс оешмаларда барлык заемнарның 2-2,5 процентка якыны мошенниклар тарафыннан өченче затларга рәсмиләштерелә, нигездә бу онлайн-сервислар аша башкарыла. Базар әлеге проблема белән көрәшә, тикшерү механизмнарын катлауландыра.

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы