-
Варламов Казан биналарын Русиянең иң ямьсез биналары исемлегенә керткән Күпчелек кеше, матур яки матур түгел дип сөйләгәндә, үзенең зәвыгыннан чыгып фикер йөртә, ләкин бу начар зәвыкны үстерүгә сәбәп булырга тиеш түгел, ди рейтинг авторы.
-
Эмиль Гариповның "Ак Барс"тан кая китүе билгеле Гарипов Омск клубы белән бер елга килешү төзегән һәм ул 43нче номер белән бозга чыгачак.
-
Шамил Садриев истәлегенә Шамил Садриев Түбән Кама һәм республика данын бөтенроссия һәм халыкара ярышларда яклады, шәһәрдә спортның көрәш төрен үстерүгә, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертте.
-
Шагыйрь Рафаил Сираҗи вафат Бүген Чүпрәле районында язучы, шагыйрь Рафаил Сираҗетдин улы Субаев (Рафаил Сираҗи) вафат булды.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
-
Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...» Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.
-
Ашыкты әти кеше, яки бер көрәш кыйссасы Соңгы вакытта халык арасында таралып баручы “бетерделәр татар көрәшен “ дигән гыйбарәгә тагын килеп тертелдек чираттагы ярышыбызда.
-
Хәсән Туфан: Агыла да болыт агыла Яланаяк килдем дөньяга, Шулай гына, бәлки, китәрмен. Ә син, яңгыр, искә төшермә!
Солы кесәлен ничек пешерергә? (Иң җиңел рецепт)
Санаторийда эшләгәндә шикәр авыруы белән авыручылар өчен зур кәстрүлләрдә солы кесәле пешерәләр иде. Шул кесәлне бер генә эчеп караган булды. Аннан кайдан гына эзләсәм дә таба алмадым. Интернетта караган рецеплар озак һәм катлаулы булып тоелды. Быел кибет киштәләрендә "сөт булмаган" сөт барлыкка килде (ул солы оны һәм рапс дигән үсемлек маеннан ясалган). Тәме шул санаторийда эчкән солы кесәлен хәтерләтә. Искә төшкәч, яңадан пешереп карыйсы килде.
100 грамм солыны (геркулесны) кофеугычта кырдым да, 1 литр су салып төнгә калдырдым (6 сәгатьтән дә ким тотмаска). Иртән яхшылап болгатып вак иләктән сыктым, тагын солы массасын су белән чайкаттым. Солы ярмасы калдыкларын биткә маска ясау өчен кулланырга була. Әкрен генә утка куеп кайнаганчы тоттым (болгатып торырга кирәк). Тоз һәм бераз ваниль оны салдым.Теләгәндә сөт яки кибеттә сатыла торган теге сөт булмаган сөтне дә салып булыр иде. Май салып ашаучылар да бар.
Солы кесәле тәмле дә бик файдалы да ул. Организмдагы зарарлы матдәләрдән чистарта, матдәләр алмашын, иммунитетны яхшырта, органнардагы ташларны эретә, кандагы холестеринны киметә һ.б.