-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Элвин Грей үзе турында провокацион сорауларга җавап бирә
Радик Юльякшиннан БСТ каналы журналисты Рөстәм Зарафетдинов интервью алган. Җырчы үзенең сәламәтлеге, ишетү сәләте һәм башка кызык сорауларга җавап биргән.
- Мин хәзер элекке кебек ишетмим. Колаклар томаланган бит. Шулай булды. Әмма бераздан соң ул җибәрә. Бер сәгать узды – шулай ук. Хәзер мин югары тавышларны бөтенләй ишетмим. Хастаханәгә барган идем, шунда ук салдылар. Бу музыка язарга комачаулый, - дигән җырчы.
- Күпләр сезне тавышыгыз юк дип саный. Шул исәптән мин дә вокал күрсәткечләрегез югары дип санамыйм, - дип туп-турысын бәреп әйтә журналист. Радик Юльякшин моны бик тыныч кабул итә.
- Тулысынча килешәм.
- Ничек инде? Җырчыны сайлаганда мин тавышны сайлыйм.
- Күңел җырлый. Концерт бирү өчен тавыш кирәк дип санамыйм. Музыкаль мәктәптә уку мәҗбүри түгел. Мин классик җыр башкара алмыйм. Миңа кирәк тә түгел.
Тулы интервьюны БСТның инстаграмыннан карарга була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз