Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Социаль ипотека буенча 49 фатир бирелә. Кемнәргә?

       Бүгеннән Татарстанда социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурсның гариза бирү кампаниясе ачылды.

        Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов әйтүенчә, әлеге конкурс 2011 елдан бирле үткәрелеп килә. Быелдан студентлар, аспирантлар, яшь белгечләр социаль ипотека буенча ташламалы шартларда торак алуга дәгъва итә алалар.

    Реклама

    Төп шарт - үз вузларында, районда, оешмада яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда катнашу. Конкурста 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшь кешеләр катнаша ала.

        Ел саен конкурс нәтиҗәләре буенча социаль ипотека программасында катнашу хокукына ия булган 49 җиңүче билгеләнә. Узган ел нәтиҗәләре буенча 245 җиңүче фатирларга ия булган.

    Гариза бирү 2020 елның 31 июленә кадәр дәвам итәчәк.

    фото: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"