Логотип Идель
Яңалыклар

Социаль ипотека программасы буенча фатир бәяләре кыйммәтләнә

Төзелеш материаллары бәясе үсү социаль ипотека программасын да читләтеп узмаган.

Төзелеш материаллары бәясе үсү социаль ипотека программасын да читләтеп узмаган. Быел Казан шәһәрендә файдалануга тапшырылачак йортларда 1 квадрат метр бәясе 54 мең сум тәшкил итәчәк. Чаллыда – якынча 47 мең сум булачак. Фатирларның төгәл бәясе барлык төзелеш эшләре төгәлләнгәннән соң билгеләнәчәк.

Белгечләр 2022 ел апреленнән төзелеш материаллары бәясенең күпкә үсүен әйтә. Аеруча металлургия продукциясенә нык кыйммәтләнгән. Мәсәлән, 2020 елның ноябреннән 2021 елның гыйнвар аена кадәр тимер хакы уртача 55 процентка үскән, ә ул – төзелештә иң күп кулланылучы материалларның берсе. Калган материаллар якынча 20 процентка кыйммәтләнгән.

Дәүләт торак фонды фатир бәясен ел ярым дәвамында үзгәртмичә килгән. Ләкин бәяләрне алга таба “тотып тору” социаль ипотека торагын төзүнең тукталуы белән яный башлаган. Төзелеш базарындагы бәяләргә мониторинг ясалып, тапшырылган сметалар өйрәнелгәннән соң “квадрат” бәясен арттыру турында карар кабул ителгән.

Дәүләт торак фонды фатир бәясен соңгы тапкыр 2019 елның көзендә үзгәрткән. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ремонтлы социаль ипотека фатиры бәясе белән коммерция базарындагы ремонтсыз фатир бәясендәге аерма 1,5-2,5 тапкырга җитә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев