Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРГӘ ШӘХСИ ФОТОҢНЫ КЕРТҮНЕҢ КУРКЫНЫЧ ЯГЫ

    Иминлек һәм шәхси мәгълүматларны саклау өчен кешеләргә социаль челтәрләрдә урнаштырылган контентка игътибарлырак булырга кирәк. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мошенниклар кылган җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы Эдуард Габдрахманов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

    «Социаль челтәрләрдә шәхси фотоларыгызны, бигрәк тә зыян китерергә мөмкин булганнарын куярга ярамый. Интернет - ул бөтендөнья керү юлының ачык челтәре, анда кем ничек керә, беркем белми. Ул моның начар тәмамланырга мөмкин булуын аңларга тиеш», - диде Габдрахманов.

    Шул ук хәл югалган яки урланган телефоннарга да кагыла. Еш кына кредит рәсмиләштергәндә кешеләр үзләренең абонент номерларын терки.

    «Вакыт узу белән, кемдер үз номерын алыштыра һәм үзенең иске номерын кайда калдырганын оныта. Ә ул ярты елдан соң башка кешегә эләгә, ул исә аны үзенең кесә телефонына терки һәм аннан акча ала башлый», - диде эксперт.

    Шуңа күрә яңа телефон номерын алганда, иске номерыныңны ябарга кирәк, дип өстәде ул.

    Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. 
     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ФОТОБӘЙГЕ: «ӘНИЕМНЕ КОТЛАП»
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ