Логотип Идель
Яңалыклар

СОЦИАЛЬ ЮЛ ЙӨРҮ БИЛЕТЛАРЫНЫҢ БӘЯСЕ АРТА

Үзгәрешләр 2021 ел башыннан үз көченә керә.

Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, республикада социаль юл йөрү билетларының бәясе арта.

Үзгәрешләр 2021 ел башыннан үз көченә керәчәк. Шулай итеп, кайбер гражданнар өчен юл йөрү бәясе 307 сумнан 320 сумга кадәр артачак. Аларга - мөмкинлекләре чикләнгән балалар, мәктәпләрдә һәм һөнәри училищеларда укучылар һәм ятимнәр керә.

Өлкәннәр - инвалидлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен бәя 505 сумнан 526 сумга кадәр артачак.

Элегрәк Татарстанның өч шәһәрендә — Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада юл йөрү бәяләрен арттырачаклары билгеле булган иде. Шул вакыттан башлап билетны - 30 сум, ә социаль транспорт картасы буенча 27 сумга ала башлаганнар иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев