Логотип Идель
Яңалыклар

«СӨЙЛИ ТОРГАН МАТЕРИЯ»

Шигърият – Вакытның җан тибеше. Аның аша без беркайчан да җуелмый торган хакыйкатьләргә барып тоташабыз, хисләрнең, тойгыларның мәңгелек каршында көчсез булмавына инанабыз

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 9 декабрьдә «Cәйдәш» мәдәни үзәгендә «Cөйли торган материя» шигъри-музыкаль кичәсе узачак.
Шигърият – Вакытның җан тибеше. Аның аша без беркайчан да җуелмый торган хакыйкатьләргә барып тоташабыз, хисләрнең, тойгыларның мәңгелек каршында көчсез булмавына инанабыз. «Сөйли торган материя» шигъри-музыкаль кичәсе Яңа заман татар поэзиясенең пульсына тоташтыра. Бу ике гасыр эчендә нинди генә зилзилә-давыллар, кичү-борылышлар, югалту-табышлар булмасын, безнең халык өчен Сүз көче һаман да үз кадерендә кала.

Бу көч аны борынгы чорлардан алып безнең көннәргәчә юатып, саклап килгән. Хәсрәтенә чыдый алмаганда да, шатлыгыннан тулышканда да, Сүзгә килеп сыенган кеше.

Сүз безне милләт хәтере, җир һәм галәм хәтере белән тоташтыра. Сөйли торган материя йөрәкләргә элеккечә дәшә. Бик күп еллар, гасырлар, дәверләр буена дәшкәндәй...

Без аны ишетергә әзерме?

Сценарий авторлары: Луиза Янсуар, Резеда Гарипова
Куючы режиссёр: Резеда Гарипова

Иҗат төркеме: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин; Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова; М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Артём Пискунов; Зөлфәт Закиров; Илсаф Нәҗипов; пианист, композитор, халыкара конкурслар лауреаты Миләүшә Хәйруллина; халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Гардисламова, Айдар Абдрахимов, Алмас Хөсәенов, Владислав Уткин, Сәидә Миңнегалиева;  М. Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Наил Ибраһимов җитәкчелегендәге «Пантера» камера балеты.

Кичәне Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов һәм Зилә Хәбибуллина алып баралар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев