-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА
«Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
Икенче турга узган эшләргә жюриның гомуми утырышында бәя бирәчәкләр һәм финалистларны билгеләячәкләр. Бәйгенең номинацияләре: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр); проза; мәсәл. Һәрбер номинациядә һәр категория өчен өч премия карала. Профессиональ катнашучылар өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы өч премия каралган, ди проект авторлары.
Бәйге адресына язма юллаган һәр катнашучыга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең Рәхмәт хаты юллана.
Бәйгенең тулы Нигезләмәсе, аудио һәм видео мәгълумат, матбугатта чыккан язмаларга сылтамалар Татар дәүләт филармониясенең рәсми сайтында (TATFIL.RU) «КОНКУРСЛАР» бүлегендә («TATAR СҮЗЕ») урнаштырылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз