-
Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» өчен бренд-персонаж булдырачаклар Казан яшүсмерләре Татарстанда «Беренчеләр хәрәкәте» бренд-персонажын булдыруда катнаша алачак. Арт-лабораториядәге дәрес «Адымнар» полилингваль комплексы мәйданчыгында узачак.
-
"Туфан самавыры"нда кунакта Рөстәм Галиев булды Тапшыру барышында журналист Мөршидә Кыямова Түбән Камадагы мәдәни мохит, яшьләрнең иҗатка тартылуы, театр тарафыннан аларга тудырылган шартлар турында сорашты.
-
Максим Горькийның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр Казан халкы һәм кунаклары өчен язучы музее буенча экскурсияләр, китап һәм документаль фильм презентациясе, шулай ук концерт уздырылачак.
-
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.
-
"Исемсез кичә": яшь иҗатчыларга хәер-фатиха Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында җанында шигырь уты булганнар өчен галиҗәнап шигырь кичәсе үтте. “Исемсез кичә” дип аталган чара “Идел” журналының яңа проектына - “Яңа исем” иҗат лабораториясенә рәсми старт булды.
-
Җәлил бүләге ияләре Җәлил музеенда Ел саен Балтач районындагы Муса Җәлил музее Карадуган гимназиясе белән берлектә зур чара – Муса Җәлил премиясе ияләре белән очрашу уздыра. Быелгы очрашуга шагыйрьләр – Булат Ибраһим, Рифат Сәлах һәм дирижер, аранжировка остасы Ильяс Камал килделәр.
-
К.Тинчурин театрында премьералар: “Татар теле – сәхнә теле” һәм "Аферист" К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чираттагы премьераларын тәкъдим итәргә әзер.
-
"Идел" журналы "Исемсез кичә" уздыра «Идел» журналы «Калеб» яңа буын җыены һәм Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры белән берлектә җанында шигырь уты булганнар өчен ГАЛИҖӘНАП ШИГЫРЬ кичәсе уздыра.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класслар уздырыла
Алабугада, Лениногорскида һәм Бөгелмәдә ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класслар узды. Проектның танылган жюри әгъзалары белән традицион бушлай иҗади очрашулар бу көннәрдә республика шәһәрләрендә һәм авылларында үтә.
Дәресләр өч юнәлеш – вокал, хореография һәм конферанс буенча оештырылды. Үз белемнәре белән фестивальнең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә премиясе лауреаты Дмитрий Туманов, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театрының труппа мөдире Алина Ивах һәм «Дорога из города» бию театры җитәкчесе Айрат Баһаветдинов бүлеште.
Мастер-класслар республика районнары вәкилләре соравы буенча уза. Алар ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков исеменә мөрәҗәгать җибәрә. Ул үзе, шул исәптән фестиваль хәрәкәте аша, илнең яшь гражданины шәхесенең рухи һәм әхлакый үсешен хуплый. Шуңа күрә вакыйгаларның географиясе һәрвакыт үсә.
Ел саен сәнгать осталарын тыңларга теләүчеләр арта бара. Әйтик, бу юлы Алабугада катнашучыларның рекордлы саны – 50 якын кеше җыелды.
«Бу педагогларның профессиональ үсештә кызыксынулары турында сөйли. Гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки дәресләрне гади укытучылар түгел, ә мәдәни хәрәкәт лидерлары үткәрә. Моннан тыш, алар конкурс таләпләре турында гына сөйләп калмый, ә укучылар белән эшләү өчен нигезле белем бирә», — дип фикерләре белән уртаклашты «Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният идарәсе» МКУ башлыгы Юлия Шәкүрова.
Кайбер педагоглар мастер-классларны инде әзерләнгән номерны камилләштерү һәм файдалы тәкъдимнәр алу мөмкинлеге дип саный. Башкалар исә илһам чыганагы буларак күрә. Беренчеләре дә, икенчеләре дә эзләгәннәрен таба.
«Безнең балалар фестивальдә аңа нигез салынганнан бирле катнаша. Әлбәттә, елдан-ел бер үк техниканы куллану куркынычы бар. Мондый очрашулар гел хәрәкәттә булырга, эш алымнарын яңадан карарга һәм номерларны тәкъдим итүнең яңа юлларын табарга булыша. Мастер-класслар бик рухландыра», - дип уртаклашты «Империя» үрнәк бию ансамбле (Лениногорск) җитәкчесе Ольга Малыхина.
Дмитрий Туманов та мастер-класслар эшенә үз өлешен кертә. Театр эшендә тәҗрибәсе зур булган оста буларак, ул конферанска гына түгел, вокалга һәм хореографиягә өйрәнүче балаларның актерлык осталыгын үстерүгә аерым игътибар бирә. Чөнки чыгышның уңышы материалны җиткерү ысулына бәйле.
Дмитрий Туманов сүзләренчә, районнардагы педагогларның һөнәри күнекмәләрен баетуда кызыксынулары зур.
"Безнең республикада бик матур вокал, хореография мәктәбе бар. Әмма педагоглар үзләре номерлар куйганда, аның драматургиясен төзүдә белемнәре булмау сәбәпле, кайбер авырлыклар кичерә. Аларга сәхнә тәҗрибәсе, актерлык һәм режиссерлык осталыгы җитми. Әлбәттә, дүрт сәгать эчендә бу осталыкны тулысынча җиткереп булмый. Әмма мондый очрашулар безне республикада балаларыбыз өчен тулы кыйммәтле һәм күпкырлы өстәмә белем булдыру һәм аны җиткерү максатына якынайта", - диде Дмитрий Туманов.
Фестивальнең зона турлары башланганчы, мастер-класслар Нурлат һәм Әтнә районнарында, шулай ук Яшел Үзән районы балалары һәм педагоглары өчен узачак. Төгәл вакыты соңрак игълан ителәчәк.
Чаралар ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз