-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
"Созвездие-йолдызлык": Кайда һәм кайчан?
Татарстанда "Созвездие-Йолдызлык" фестивале үзенең юбилей сезонын ачып җибәрә. Бик тиздән фестивальнең зона этаплары башланачак.
"Созвездие-йолдызлык" фестиваленең Татарстан республика балаларының һәм яшьләренең иҗади потенциалын үстерүне уңышлы формалаштырып килүенә 20 ел икән инде. Конкурсның заманча эстрада сәнгате өлкәсендә зур әһәмияткә ия булуын ТР президенты Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады. Ул ел саен үткәрелә торган фестивальнең яшьләр арасында Татарстанның мәдәни һәм рухи мирасын динамик рәвештә алга баруын да билгеләп үтте.
"Үсеп килүче буынга патриотик, рухи-әхлакый, эстетик тәрбия бирү буенча уңышлы эшчәнлек үрнәге булып "Созвездие-йолдызлык" тора. Аның катнашучылары үзләренең тырышлыклары белән республикабыз үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр", - диде президент.
Талантлы балаларны һәм яшьләрне иҗади тормышка якынайткан бәйге Русиядә генә түгел, ә дөньяның башка илләрендә дә зур танылу алды. Проект уникаль фестиваль хәрәкәте дип танылды, ул ЮНЕСКО бурычларына җавап бирә һәм үз эшен аның химаясе астында дәвам итә, - дип хәбәр ителә фестивальнең рәсми сайтында.
Республика зона этаплары Татарстан Республикасының тугыз муниципаль районында уза:
28 февраль - 1 март-Азнакай шәһәре, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы районнары);
3-4 март - Түбән Кама шәһәре, Зәй, Түбән Кама, Сарман районнары);
6-7 март - Мөслим авылы, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнары);
9-11 март - Яр Чаллы шәһәре, Яр Чаллы шәһәре, Алабуга, Тукай районнары);
14-15 март - ш.т. б.Аксубай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Спас, Чирмешән, Чистай районнары);
17-19 март - Теләче авылы, Саба, Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Теләче районнары);
21-22 март - Питрәч авылы, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш районнары);
25-26 март - Буа шәһәре, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан районнары);
28-29 март - Яшел Үзән шәһәре (Яшел Үзән районы).
Зона турларында җиңүчеләр, гадәттәгечә, Казанга, фестивальнең суперфиналына чакырыла. Конкурска нәтиҗәләр 17 апрельдә КФУның «УНИКС»мәдәни-спорт комплексында узачак гала-концертта ясалачак. Йомгаклау гала-концерты 6 майда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, анда төп призлар тапшырылачак һәм фестивальнең Гран-при ияләре игълан ителәчәк.
Фотолар Созвездие-йолдызлык"ның ґвконтакте төркеменнән алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз