Логотип Идель
Яңалыклар

«Созвездие-Йолдызлык» XXI фестиваленең үткәрелү вакыты билгеле булды

Татарстаныбызда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык телевизион яшьләр фестивале старт ала.

Татарстаныбызда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык телевизион яшьләр фестивале старт ала. Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясендә узучы зур фестиваль - туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган булачак.

Фестивальнең зона этаплары түбәндәгечә:

22 февральдән 12 мартка кадәр Казанда;

26-28 февральдә-Баулыда;

2-3 мартта – Зәйдә;

6-7 мартта – Актанышта;

9-10 мартта – Яр Чаллыда;

13-14 мартта – Чирмешәндә;

16-18 мартта-Биектау районының Шәпше авылында;

20-21 мартта-Балык Бистәсендә;

24-25 мартта-Апаста;

27-28 мартта Яшел Үзәндә.

Сайлап алу этапларына традицион географик зоналардан кала быел Баулы, Балык Бистәсе һәм Апас өстәләчәк, дип хәбәр итте фестиваль хәрәкәтен оештыручы комитет.

«Без бу елның туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе турындагы яңалыкны шатланып кабул иттек. Бу Татарстан өчен генә түгел, ә тулаем ил өчен бик мөһим. Безнең «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә ел саен төрле мәдәниятләрнең күптөрлелеген һәм матурлыгын чагылдыручы талантлы балалар чыгыш ясый. Нәкъ менә халык мәдәнияте, табигать чишмәсе кебек, җанны чистартырга һәм кешеләргә “яктылык” бүләк итәргә сәләтле», - дип билгеләп үтте фестивальнең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.

Конкурсантлар «Вокал-соло», «Вокал ансамбль», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә үз талантларын күрсәтәчәкләр.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналы КФУ УНИКС мәдәни-спорт комплексында 17-21 апрельдә узыр дип планлаштырыла. Фестивальнең Гран-при ияләренең исемнәре 29 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак Гала концертта билгеле булачак.

Гадәттәгечә, фестивальнең гала-концертында беренче урыннар, Гран-при өчен бүләкләр, шулай ук иң яхшы педагогларга мактаулы исемнәр һәм дәүләт бүләкләре, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан дәүләт стипендияләре һәм «Татнефть»компаниясе педагогларына премияләр тапшырылачак.

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев