Логотип Идель
Яңалыклар

Спектакльне интернеттан сатып алу – хәйриячелекме?

Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң, чөнки Live-спектакльләр шул ук тарих һәм геройлар, бары яңа форматта. Җитмәсә, спектакльләр рус теле субтитрлар белән тәэмин ителгән.

Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театры махсус тамашачы өчен репертуарда барган балалар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итә: «Кәҗүл читек»«Йомрыбаш» һәм соңгы премьераларның берсе, “Тантана” театраль премиясенең “Балалар өчен иң яхшы спектакль” номинациясе җиңүчесе — «Хикмәт әкиятләре».

Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң, чөнки Live-спектакльләр шул ук тарих һәм геройлар, бары яңа форматта. Җитмәсә, спектакльләр рус теле субтитрлар белән тәэмин ителгән, - дип яза театрның матбугат хезмәте.

Барыбызга да мәгълүм, театрда барлык спектакльләр дә кичектерелде, сатып алынган билетлар өчен акчалар кайтарылды. Бүгенге заманда болай да милли яшь тамашачы театрлары җиңел яшәми иде, хәзерге вәзгыять исә турыдан-туры безнең матди хәлебезгә тәэсир итәчәк. Спектакльләрне интернеттан сатып алу – ул ниндидер дәрәҗәдә хәйриячелек тә.

фото: Рамис Нәҗмиев

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Кариев театры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев