Логотип Идель
Яңалыклар

СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНҮ ӨЧЕН ТАТАРЧА КУШЫМТА

Татарстанда өй шартларында спорт белән шөгыльләнү өчен татар телендә кушымта барлыкка киләчәк.

Татарстанда өй шартларында спорт белән шөгыльләнү өчен татар телендә кушымта барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә Татарстан спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов. 


«Бу цифрлаштыру формасы, өйдә күнекмәләр белән шөгыльләнү өчен мондый программалар күп. Без татар телен күбрәк популярлаштырырга телибез», — дип хәбәр итте Мингулов.


Шулай ук ул кушымта булдыруда кем эшләячәген аңлатты: «Кем башкарачак һәм бу ничек тормышка ашырылачак — бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Министрлар Кабинеты һәм Идел буе академиясе белән хәл итәчәкбез».

tatar-congress.org

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев