-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Спорт осталарыбыз артты
Алла җаным, шатландырып та карый бит егетләребез. Яңа елыбыз тагын шатлыклы җиңүләрдән башланып китте бит әле. Шушы көннәрдә генә республикабызда ике дәрәҗәле турнир булып узды.
Шуларның беренчесе Саба районының Тимершык авылында авылдашлары Идүс Сафин истәлегенә 4 нче мәртәбә узучы турнир булса, икенчесе исә Зәй шәһәрендә районның элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенрусия турниры булды. Тимершыкта ел да кич белән башланып төнге 12 ләрдә генә тәмамланучы үзенчәлекле ярышта бил алышып, Салавыч егете Фәннур Латыйпов 75 килограмм үлчәү авырлыгында икенче булып, күрше-тирә район көрәшчеләрен шаккатырды.
Ә инде быелдан Зәй шәһәрендә узучы ярышларның статусы үзгәреп, бу ярышларда җиңгән көрәшчеләргә Русиянең спорт остасы, спорт остасына кандидатлык бирелү егетләребезне тагын да рухландырып җибәрде. Берьюлы ике егетебез шушы ярышларда җиңү яулап,районыбызга зарыгып көткән хәбәрне алып кайттылар. Чепьядан Илназ Минмуллин /65 кг/, Арбордан Салават Әсхәдуллин /85 кг/ чемпион булып танылдылар һәм бер көн эчендә спорт остасы булып куйдылар. Афәрин, егетләр!
Нурзада Самигуллин
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз