Логотип Идель
Яңалыклар

СПОРТКА ТОТЫЛГАН АКЧАЛАРНЫҢ ДА БЕР ӨЛЕШЕН КИРЕ КАЙТАРЫП БУЛАЧАК

РФ гражданнары спорт дәресләренә чыгымнарның 13% ын кире кайтара алачак. Бу турыдагы закон үз көченә керде.

РФ гражданнары спорт дәресләренә чыгымнарның 13% ын кире кайтара алачак. Бу турыдагы закон үз көченә керде. Әмма акчаны кире кайтару киләсе елдан гына мөмкин булачак, дип хәбәр итә РИА Новости. Салым түләүчеләр үзләренең спортка тотылган суммаларын гына түгел, 18 яшькә кадәрге балаларга тотылган акчаларны да исәпкә алырга була.

Спортка тотылган акчаларның 13 процентын кире кайтару башка социаль чигерүләр белән бергә (укуга, дәвалануга) елына 120 мең сумнан артмаска тиеш, ягъни россиялеләр ала торган максималь сумма елына 15,6 мең сум тәшкил итәчәк.

Түләүдән файдалану өчен бу хезмәтләр төп эшчәнлеге физкультура һәм спорт өлкәсендә булган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан күрсәтелергә тиеш. Моннан тыш, алар ел саен РФ спорт һәм физик культура министрлыгы формалаштырачак исемлеккә кертелергә тиеш.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев