-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
Сәрия Сабурская тикшерү изоляторларында сайлау өчен шартларны бәяләде
Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская бүген Казанның 1 нче һәм 2 нче тикшерү изоляторларында булган. Бу хакта ул “Пирамида” үзәгендәге бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.
“Тикшерү изоляторларында тотылган, өй арестына алынган, хастаханәләрдәге кешеләр өчен тавыш бирү ничек оештырылганын карадык. Бүген иртән 1 нче һәм 2 нче изоляторда булдым. Сәгать тугызга 1 нче изолятордагыларның 68 проценты тавыш биргән, анда 257 кешенең тавыш бирү хокукы бар. 68 хезмәткәр дә сайлаган иде. 2 нче тикшерү изоляторында 400дән артык кеше, анда да сайлау өчен шартлар тудырылган”, - диде Сабурская.
“Кайда булуына карамастан, барлык гражданнарның сайлауга хокукын тәэмин итү – Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил бурычы”, - дип искәртте ул. Аның сүзләренчә, иҗтимагый ярдәмчеләр Бөгелмәдәге, Минзәләдәге, Чистайдагы тикшерү изоляторларында булган. Изоляторларда барлыгы 1245 кеше исәпләнә.
“Шулай ук, без өй арестындагы кешеләргә игътибар бирәбез. 196 кеше, шуның 178нең сайлау хокукы бар. Калган затлар 18 яше тулмаган балигъ булмаган кешеләр. Берсе монда теркәлмәгән чит ил гражданины”, - диде Сәрия Сабурская.
Бу эшне ул алдан кайгыртканын да әйтте. “Бу атнада психиатрия хастаханәсендә тавыш бирү хокукы булган кешеләр өчен сайлау ничек оештырылачагын карадым”, - диде.
Иҗтимагый палата белән кайнар линиядә дә эш бара. Сайлау участоклары адресларын тәгаенләгәннәр, чит ил паспорты буенча тавыш бирү мөмкинлеге турында кызыксынганнар, хезмәт хокуклары бозылу буенча мөрәҗәгать булган. “Тавыш бирү вакыты беткәнче, кайнар линия белгечләре 567-81-69 номеры буенча мөрәҗәгатьләр кабул итә”, - диде Сәрия Сабурская.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз