Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    "Стенка на стенку" быел да Әлмәттә узачак

    Командалар арасындагы "Стенка на стенку" ярышлары быел да Әлмәттә узачак. Көрәшчеләрне һәм тренерларны саллы гына приз фонды көтә.

    Бу хакта безгә Әлмәт төбәгендә көрәш торышы һәм үсеше өчен җаваплы булган легендар көрәшчебез Ильяс Галимов хәбәр итте. Әйе, командалар арасындагы турнир быел да Әлмәттә узачак. "Алтын сөлге" исеме астында "Татнефть" оешмасы призларына үтәчәк бәйгедә уналты команда көч сынашачак. Командалар җиде үлчәү авырлыгында туплана. Ильяс Галимов белдергәнчә, беренче, икенче, өченче, дүртенче урынны яулаган командаларның һәр көрәшчесенә саллы гына приз фонды каралган. Моннан тыш, оештыручылар тренерларга да акчалата бүләк бирәчәк.

    Реклама

    Турнир исә 22-23 март көннәрендә "Татнефть" спорткомплексында узачак.

    Теги: көрәш

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы